Бу эш кысаларында күпбалалы гаиләләргә ярдәм итүгә аерым игътибар бирелә. Ике чараны – җир бирү яисә бер тапкыр бирелә торган акчалата түләүне (ЕДВ) берләштерү нәтиҗәсендә исәптә торучы ташламага ия булганнарның 83 проценты җир яки акча белән тәэмин ителгән инде.
Эш нәтиҗәләре җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры урынбасары Артур Аманбаев тарафыннан республиканың Иҗтимагый палатасында «Зур тату гаилә бүген» түгәрәк өстәлендә яңгырады.
Күпбалалы гаиләләр чират көтүчеләр арасында иң күп санлы категорияне тәшкил итә. Ел башына исәптә торучы 16 087 кешенең 10 меңнән артыгы - күпбалалы гаиләләр. 2025 елда аларга 977 җир кишәрлеге бирелгән.
- Безнең өчен күпбалалы гаиләләргә ярдәм – төп өстенлекләрнең берсе. Программа гамәлдә булган вакыт эчендә әлеге категория гражданнарга 44 607 җир участогы бүлеп бирелде дә инде. Кайбер районнарда буш җир җитмәвен аңлап, без 2020 елдан башлап альтернатива тәкъдим итәбез – бер тапкыр бирелә торган 250 мең сум түләү. Бу уңайлы урында участок сатып алырга мөмкинлек бирә, яки акчаны башка торак ихтыяҗларына юнәлтергә мөмкин. Ышанам, бу механизм киләчәктә дә кирәк булачак, – дип ассызыклады Артур Аманбаев.
Бүгенге көнгә 4 785 күпбалалы гаилә акчалата түләү алу хокукыннан файдаланган инде. 2020 елдан башлап барлыгы 5 352 таныклык бирелгән. Түләүләрне дәвам итү өчен быел республика бюджетында бу максатларга 100 млн сум каралган. Кирәк булганда мәсьәлә резерв финанслау хисабына тулыландырылырга мөмкин. Параллель рәвештә "ИЖС" өчен яңа участоклар формалаштыру буенча актив эш алып барыла, бу киләчәктә чиратны кыскартырга мөмкинлек бирәчәк. 2025 елда 1 228 яңа җир участогы булдыру өчен кадастр эшләре башкарылды.