+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
6 февраль , 06:40

Үсмерләр белән уртак тел табарга кирәк!

Балалар арасында үз-үзенә кул салу омтылышларының 90 проценты смартфоннан файдалануны чикләү белән бәйле.

Үсмерләр белән уртак тел табарга кирәк!Үсмерләр белән уртак тел табарга кирәк!
Үсмерләр белән уртак тел табарга кирәк!
Бу хакта "Парламент тыңлаулары"нда Башкортстанның беренче вице-премьеры Урал Килсенбаев белдерде.

Балалар хәвефсезлеге буенча Дәүләт җыелышы-Корылтай оештырган "Парламент тыңлаулары"нда чыгыш ясаганда Хөкүмәт Премьер-министрының беренче урынбасары Урал Килсенбаев балигъ булмаганнар арасында аутоагрессив тәртипнең үсүе, шул исәптән үз-үзенә кул салу омтылышлары арту турында борчулы мәгълүматларны җиткерде.

Күптән түгел Уфада тугызынчы сыйныф укучысының мәктәпкә һөҗүм итү очрагына тукталып, ул ассызыклаганча, проблема тирән анализ һәм социологик тикшеренү таләп итә, чөнки республикада күптән инде эшләрнең реаль торышын чагылдыручы күләмле тикшеренүләр үткәрелмәгән. Ул билгеләп үткәнчә, буыннар арасындагы аерма һәм тормышыбыздагы санлаштыру процессы профилактикага яңа алымнар таләп итә. Аерым алганда, бүгенге үсмерләрнең вакытының шактый өлешен онлайн-киңлектә уздыруын исәпкә алырга кирәк, бу өлкәннәрдән яңа чынбарлыкка җайлашуны таләп итә.

- Безнең тирән социологиягә ихтыяҗыбыз зур һәм без бу юнәлештә эшләргә әзер. Бүген җәмгыятебезнең, бигрәк тә балигъ булмаганнарның, ничек яшәвен аңламыйбыз, чөнки буыннар арасында зур аерма бар. Безнең балалар башка телдә генә сөйләшми, алар башкача фикер йөртә, башкача яши, чөнки вакытларының 70-80%ын телефонда уздыра һәм социаль челтәрләрдә яши. Соңгы очрак балигъ булмаганнар белән генә түгел, ә ата-аналар белән дә эшләргә кирәклеген күрсәтте. Статистлар әйтүенчә, балалар арасында суицид омтылышының 90% очрагында ата-аналар тарафыннан балигъ булмаган баланы смартфоннан чикләү факты бар, - дип белдерде ул.

Шулай ук, мәктәптә хәвеф-хәтәр төркемендә булган балигъ булмаганнарны исәпкә алу системасының яңадан карауга мохтаҗ булуы ачыкланды. Мәктәп директорлары балаларны һәрвакытта да исәпкә куймый, бу исә иминлек турында ялган тәэсир тудырырга мөмкин. Комиссия профилактиканың бөтен системасына ревизия үткәрергә һәм балалар һәм аларның гаиләләре белән эшләүгә яңа алымнар эшләргә планлаштыра.

Беренче вице-премьер узган елның декабреннән җитәкләгән Балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссия эшенә аерым тукталды. Ул бу өлкәдә кардиналь үзгәртеп корулар кирәклеге турында белдерде.

- Балигъ булмаганнар тарафыннан кылынган җинаятьләрнең гомум саны сизелерлек үзгәреш кичермәсә дә, аутоагрессив тәртипнең үсүе җитди борчылу тудыра. Комиссия вәзгыятьнең тагын да начараюын булдырмау өчен конкрет чаралар күрергә ниятли, - дип билгеләде Урал Килсенбаев.

Ул, шулай ук, норматив-хокукый базаны анализлау һәм аны үзгәртү буенча тәкъдимнәр кертү өчен парламент эгидасы астында эшче төркем төзергә тәкъдим итте. Төркемгә сәламәтлек саклау, мәгариф, спорт һәм яшьләр сәясәте һәм башка тармак вәкилләре керер дип планлаштырыла. Төркемнең максаты - яшүсмерләр арасында деструктив тәртипне профилактикалау системасын яхшырту буенча конкрет чаралар эшләү.

Башкортстан парламенты спикеры Константин Толкачев вице-премьер идеясен хуплады. Ул билгеләп үткәнчә, якын арада эшче төркем төзеләчәк.


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас