+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
6 февраль , 13:20

Шикле сылтама буенча күчмәгез!

Туймазы районында бер авылның бөтен халкы диярлек мошенниклар капканына эләккән.

Сылтама буенча күчмәгез!Сылтама буенча күчмәгез!
Сылтама буенча күчмәгез!
Туймазыдан 46 яшьлек хатын ирен юлга озаткан, ә ярты сәгатьтән аңа «Сезнең ирегез юл-транспорт һәлакәтенә тарыды» дигән хәбәр килгән.

Ул, бер дә уйлап тормыйча, сылтаманы ачкан. Телефон бик тиз арада эшләүдән туктаган (блокланган). Ә бераздан хатын-кызга ул, янәсе, төрле кредит оешмаларында микрозаймнар һәм кредитлар рәсмиләштергән, дигән хәбәрләр килә башлаган. Иң хәтәре - аның ватылган мессенджерыннан вирус автомат рәвештә аның телефон кенәгәсендәге барлык абонентлар буйлап "йөрергә чыккан".

Русия Эчке эшләр министрлыгының Туймазы районы буенча бүлеге начальнигы Руслан Рәхимкулов хәбәр иткәнчә, ике көн эчендә полициягә дистәләгән зыян күрүче мөрәҗәгать иткән.

- Бүген бүлеккә өлкән яшьтәге ике хатын килде, алар да юл-транспорт һәлакәтенә сылтаманы ачкан. Моны ни өчен эшләгәннәрен аңлата алмадылар. Мөгаен, кызыксынудан гынадыр. Нәтиҗәдә, аларның "Дәүләт хезмәтләре" чикләнгән, бер-бер артлы алар исеменә рәсмиләштерелгән кредитлар турында хәбәрләр килә башлаган. Туймазы районының бер торак пунктында бөтен авыл диярлек мошенниклар кармагына капкан – сылтама авылдашлар чатына эләккән.

Мин Туймазы районы халкын үз-үзләрен кредитлар алуга тыюны сорыйм. Моны "Дәүләт хезмәтләре" аша эшләргә мөмкин.

Икенчедән, хәбәрне ачканчы уйлап карагыз: ни өчен кеше фотография генә түгел, ә архивланган сылтама җибәргән? Бу - 1000 процент мошенниклар!

Хәбәрләрнең текстлары төрлечә булырга мөмкин: "Кара, юл-транспорт һәлакәтенә синеке эләкмәдеме?", "Кызымны бәрдерделәр. Ярдәм итүегезне сорыйбыз», "Улыгыз юл-транспорт һәлакәтенә тарыган, кайгы уртаклашам" һәм башкалар. Әгәр сез сылтама буенча күчсәгез, телефонга автомат рәвештә вирус программасы йөкләнә, ул телефондагы барлык мәгълүматларга – "Дәүләт хезмәтләре"нә, банкларга һәм башкаларга керү мөмкинлеген тәэмин итә. Сезгә үзегезнең рөхсәтегездән башка кредитлар һәм займнар рәсмиләштерә башлыйлар.

Сезнең кесә телефоныгызда элемтәләре булган барлык кешеләр дә куркыныч астында кала. Вируслы сылтама аларга автомат рәвештә җибәрелә. Әгәр дә алар аны уйлап та тормыйча үтсә, кредит рәвешендәге зур бәлаләр дә көтә, - диде Рәхимкулов.

Чыганак: "Туймазы хәбәрләре".


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас