-10 °С
Кар
VK
OK
Telegram
Max
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Тат
Рус
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
9 февраль , 20:10
"Беренчеләр хәрәкәте"ндә катнашыгыз!
«Беренчеләр хәрәкәте» грант конкурсында катнашучылар үз башлангычларын тормышка ашыру өчен 10 миллион сумга кадәр акча җәлеп итә алачак.
"Беренчеләр хәрәкәте"ндә катнашыгыз!
"Беренчеләр хәрәкәте" грант конкурсының яңа сезоны башлануы турында игълан итте. Аның кысаларында үсеп килүче буынның талантларын ачуга, балалар һәм өлкәннәрнең уртак иҗатын үстерүгә ярдәм итүче конкурслар, фестивальләр, слетлар һәм башка чаралар оештыруга һәм уздыруга юнәлтелгән проектларга финанс ярдәме каралган. 2026 елның төп темасын — Русия халыкларының бердәмлеген чагылдырган проектларга аерым басым ясалачак.
Грант конкурсы балалар һәм яшьләрнең үсешенә һәм үз-үзен тормышка ашыруына юнәлтелгән социаль әһәмияттәге башлангычларга ярдәм итүнең системалы коралы буларак карала. 2026 елда грант фондының гомум күләме 1,4 млрд сум тәшкил итәчәк, бу бер миллионга якын катнашучыны колачларга мөмкинлек бирәчәк. Моннан тыш, проектка җәлеп ителүчеләр санының минималь бусагасы 50 кешегә кадәр киметелде.
«Беренчеләр хәрәкәте» грант конкурсында катнашуга гаризалар РФ Финанс министрлыгының дәүләт ярдәме чараларын күрсәтү порталы аша кабул ителә һәм 10 мартка кадәр дәвам итәчәк. Агымдагы сезонда 900 меңләп кеше катнашыр дип көтелә.
Тулырак:
https://mgazeta.com/news/novosti/2026-02-09/pervye-bashkortostana-gotovy-vnov-zayavit-o-sebe-4570299
Автор:
Резеда Галикәева
Читайте нас
Новости партнеров
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"