Кәрәзле элемтә: Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров үткәргән атналык оператив киңәшмәдә Башкортстан дәүләт идарәсенең санлы үсеш министры Геннадий Разумикин республикада кәрәзле элемтә җәелдерелүе турында тулырак сөйләде. Биш ел эчендә Башкортстанда Интернетка керү мөмкинлеге булган йорт хуҗалыклары саны 75тән 92 процентка кадәр арткан.
- Элемтә операторлары бу үсешне үз инвестицияләре һәм федераль программаларда катнашу хисабына тәэмин иткән, - диде спикер. - Шулай ук Башкортстанда яшәүчеләрнең 92 проценттан артыгы югары тизлекле мобиль интернеттан файдалана.
Биш ел дәвамында компанияләр 4G стандартының 7 меңнән артык база станциясен урнаштырган һәм модернизацияләгән. Узган елда гына да операторлар 2 меңгә якын станцияне эшләтеп җибәргән һәм 90га якын торак пунктны элемтә белән тәэмин иткән. Быел да алар эш күләмнәрен саклап калырга планлаштыра. Министр билгеләп үткәнчә, республикада «Санлы тигезсезлекне бетерү 2.0» федераль проекты актив гамәлгә ашырыла.
Спорт: Киңәшмә барышында Радий Хәбиров фехтование буенча үсмерләр арасында дөнья кубогы этабында уңышлы чыгыш ясаган Башкортстан спортчыларын дәүләт бүләкләре белән бүләкләде. Туниста узган ярышларда рапирачылар Әмир Фәхретдинов - алтын, ә Ростислав Хамдамов көмеш медаль яулады. Шулай ук алар команда ярышларында да җиңүгә иреште.
Әмир Фәхретдинов республика Башлыгының Рәхмәт хатына лаек булды. Югары спорт нәтиҗәләре өчен тренер Тимур Арсланов һәм халыкара категорияле судья Раил Нәгыймов республика Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
— Бу — искиткеч нәтиҗәләр. Егетләрне чын күңелдән котлыйм һәм аларга республикабызны данлаган өчен рәхмәт белдерәм, — диде Радий Хабиров. — Зур спорт зур ярышларсыз мөмкин түгел. Шуңа күрә без фехтование үзәген үстерүне дәвам итәчәкбез.
Яшьлек: Киңәшмәдә Мәскәүдә Башкортстанның Тулы вәкаләтле вәкиллеге базасында студентлар өчен Кадрлар стажировкасы үзәге булдыру мәсьәләсе дә тикшерелде. Үзәк республикадан читтә белем алучы яшьләрне төбәк предприятиеләре белән бәйләүгә, практика узу һәм киләчәктә эшкә урнашу мөмкинлекләре тудыруга юнәлтеләчәк.
— Безнең максат — яшь белгечләрне туган республикага кайтару һәм аларга үсеш өчен ачык юл күрсәтү, — дип ассызыклады Радий Хабиров.
Мәгариф: бу тармакта да уңай үзгәрешләр билгеләп үтелде. Агымдагы елның февралендә Уфада Идел буе федераль округында иң зур мәктәп үз ишекләрен ачачак. Яңа уку йорты 2 200 укучыга исәпләнгән, анда заманча уку кабинетлары, спорт һәм актлар заллары, ашханә һәм ачык һавада спорт инфраструктурасы каралган.
Быел республикада берничә яңа мәктәп һәм балалар бакчасы да файдалануга тапшырылачак.
«Акбузат» — ил күләмендәге үзәк: Аерым блок Уфадагы «Акбузат» ипподромын модернизацияләүгә багышланды. Соңгы елларда анда манеж, ат абзарлары, ярыш юллары яңартылган, заманча техника һәм ветеринария җиһазлары сатып алынган. Бүген ипподром илнең әйдәп баручы ат спорты үзәкләренең берсе булып тора.
Белем бирү учреждениеләрендә хәвефсезлек: Премьер Андрей Назаров тарафыннан белем бирү учреждениеләрендә хәвефсезлекне көчәйтү мәсьәләсе дә күтәрелде. Соңгы вакыйгаларны исәпкә алып, мәктәпләрдә, колледжларда һәм югары уку йортларында контроль чараларын арттыру, профилактик эшне көчәйтү бурычы куелды.
— Балаларның һәм студентларның хәвефсезлеге — бер тапкыр үтәлә торган чара түгел, ә көндәлек, системалы эш, — дип ассызыклады Андрей Назаров. — Барлык җаваплы кешеләрдән бу мәсьәләгә максималь җитдилек белән карауны сорыйм.
Аның сүзләренчә, республикада белем бирү учреждениеләрендә саклык режимы, видеокүзәтү, ведомствоара хезмәттәшлек көчәйтеләчәк.
"Кызыл таң"ның да Telegram мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен сылтама буенча үтегез: t.me/kiziltanufa
Фото: glavarb.ru