"Кызыл таң"ның да МАХ мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен сылтама буенча үтегез: https://max.ru/kiziltan102
Торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә коммуналь хезмәтләрнең сыйфатын һәм торак фонды белән идарә итүне яхшыртуга юнәлдерелгән санлы инструментларны үстерү максатында "MAX"та йорт чатлары булдырылды. Йорт чатлары халык һәм идарәче оешмалар арасында актуаль мәгълүматны оператив алмашу өчен каралган.
Сервисның тагын бер бурычы – халыкка идарәче компания эшчәнлеге турында актуаль мәгълүмат бирү, ремонт һәм чаралар турында хәбәр итү, шулай ук су, электр һәм газ буенча күрсәткечләрне турыдан-туры "MAX" ярдәмендә тапшыруны гадиләштерү.
Чат-ботның функционалы киңәйтеләчәк.