Киңәшмәдә узган атнада Уфаның 16нчы мәктәбендә һәм БДМУның тулай торагында булган гадәттән тыш хәлләрне шәрехләде.
– Хисләрне яшерергә, акылны эшкә җигәргә һәм төп бурычны хәл итәргә кирәк. Безгә мәктәпләрдә хәвефсезлекне көчәйтү зарур, – дип ассызыклады Радий Хәбиров. – Һиндстаннан килгән студентларның тизрәк савыгуын телибез. Биш кеше зыян күргән. Аларның хәлен контрольдә тотарга һәм, әлбәттә, мөмкин кадәр ярдәм күрсәтергә кирәк, – дип күрсәтмә бирде республика Башлыгы сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллинга.
Радий Хәбиров ассызыклавынча, бүгенге дөньяда ныгымаган балаларны гаджет аша тискәре хәл-вакыйгаларга этәрәләр. “Сакны көчәйтү һәм предиктив эш башкару мотлак, безгә бу хәлләрне алдан кисәтергә кирәк, – диде республика Башлыгы. – Ә балаларны дәвалыйбыз, алар белән аралашачакбыз”.
Башкортстан Башлыгы Русия вузларында белем алучы республика студентлары белән эшләүнең мөһимлеген билгеләде. Ул Башкортстаннан читтә укучы яшьләр өчен Кадрлар стажировкасы үзәген булдырырга кушты.
– Беренче пункт: Русия Президенты каршындагы Башкортстанның Тулы вәкаләтле вәкиллегенә, расланган штат саны чикләрендә биш кешедән торган аерым структур бүлекчә булдыруны күздә тотып, үзәк төзергә. Мин указны имзалыйм. Бу эшне бүгеннән башлагыз, – диде Радий Хәбиров.
Шулай ук, төбәк җитәкчесе вәкаләтле вәкиллеккә ярдәм итүне сорады, чөнки ул бу эшнең координаторы булып тора. Әлеге вакытта Башкортстан Башлыгы Хакимиятендә республикадан читтә белем алучы – дүрт студент, ә Дәүләт җыелышы-Корылтайда 12 кеше производство практикасын үтә.
Республикада М-12 “Восток” трассасында яңа участокның 275 километры Интернет белән колачланган, дип белдерде санлы үсеш министры Геннадий Разумикин. 21нче яңа база станциясен урнаштырганнар. Шулай ук М-7 трассасын урап узган участокта 10 станция урнаштыру планлаштырыла. Аларның беренчесе инде эшләтеп җибәрелгән.
Уфа – Белорет катлаулы төбәк юлына аерым игътибар бирелгән. Анда 2024-25 елларда 11 база станциясе төзелгән, тагын 4не тоташтырасы калган. Эшне агымдагы елның беренче яртысында тәмамлаячаклар. Гамәлгә ашырылган уникаль проектлар исәбенә электр челтәреннән башка автоном туклану чыганакларында эшләүче “Тещин язык” янындагы станция дә кергән.
Быел Башкортстанда 6590 укучыга исәпләнгән алты яңа мәктәп һәм 160 урынга исәпләнгән бер балалар бакчасы төзелешен тәмамлау планлаштырыла. Бу хакта мәгариф министры Илдар Мәүлетбирдин хәбәр итте. Ел ахырына кадәр, шулай ук, концессия килешүләре кысаларында төзелүче биш мәктәп ачу планлаштырыла. “Бу объектларның әзерлеге 58-92 процент тәшкил итә, һәм аларның кайберләре планлаштырылган вакыттан алдарак файдалануга тапшырылыр дип көтелә”, — диде Илдар Мәүлетбирдин.