Матбугат агентлыгы җитәкчесе Максим Ульчев акцияне хуплады һәм Уфа мәктәпләренең берсенең китапханә фондын 4 китап белән тулыландырды.
"Шунда ук үземнең 35нче мәктәп искә төште. Анда кайчандыр мин укыган идем, ә хәзер улым укый", - диде Максим Владимирович.
Акция 14 февральдә 40тан артык илдә билгеләп үтелә торган Бөтендөнья китап бүләк итү көненә багышланган.
20 февральгә кадәр теләге булган һәркем акциягә кушыла ала. Моның өчен кабул итү пунктларының берсенә яңа китаплар алып килергә кирәк.
Китапларны кабул итү адреслары һәм пунктлары:
«Китап» кибете, Уфа, Ленин урамы, 26.
"Китап" киоскы, Уфа, Тукай урамы, 46.
«Китап» нәшрияты, Уфа шәһәре, Октябрьнең 50 еллыгы урамы, 13.
"Кызыл таң"ның да Telegram мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен сылтама буенча үтегез: t.me/kiziltanufa