-13 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
12 февраль , 18:45

Мошенниклар НКОга да яный

12 февральдә Дәүләт җыелышы-Корылтайның Геральдика залында «Коммерциягә карамаган оешмалар өлкәсендә мошенниклыкны кисәтү» темасына "түгәрәк өстәл" узды. Чараны Башкортстанның Иҗтимагый палатасы оештырды.

Мошенниклар НКОга да яный
Мошенниклар НКОга да яный
Очрашуда профильле министрлыклар, хокук саклау органнары вәкилләре, коммерциягә карамаган оешмалар ("НКО"), муниципаль районнарның Иҗтимагый палаталары җитәкчеләре һәм активистлары, социаль проектлау һәм мәгълүмати хәвефсезлек өлкәсендәге экспертлар катнашты.

Көндезге һәм дистанцион форматтагы дискуссиягә республиканың 30 районыннан 60тан артык катнашучы кушылды.

Сәламләү сүзе белән Иҗтимагый палатасы рәисе урынбасары Кристина Недорезова чыгыш ясады. Ул коммерциягә карамаган секторны финанс хәвефләре сагалау турындагы ачык сөйләшүнең мөһимлеген ассызыклады. Аның сүзләренчә, мошенниклык башка төр җинаятьләр арасында алда бара: былтыр Русиядә мондый төрдәге 433 000 хокукка каршы гамәл кылынган. "Статистика мошенниклар активлыгы үсешен күрсәтә: русиялеләрнең 94 проценты алдау омтылышлары белән очрашкан", - диде ул.

Игътибар үзәгендә Башкортстан Башлыгы Грантлары фонды проектларын гамәлгә ашыру һәм озата бару бүлеге башлыгы Светлана Аллаярованың доклады булды. Спикер суд практикасыннан анык мисаллар китерде, "НКО"ның намуссыз контрагентларның корбаны булу, үзләренең дә закон бозу очраклары турында сөйләде.

"Без грант алучылар, хокук билгели торган документларны сорамыйча, тикшерелмәгән подрядчыларга йөз процент алдан түләү күчергән очраклар белән очрашабыз. Нәтиҗәдә, проект өзелү куркынычы астында, ә акчаларны үз средстволарыннан кайтарырга туры килә. Тагын да куркынычрагы — ялган килешүләр һәм грантларны акчага әйләндерү очраклары. Бүген мондый гамәлләр Җинаять кодексының 159 мәддәсе буенча квалификацияләнә, һәм Фонд зыян күрүче як булып тора", - дип билгеләде Светлана Аллаярова.

Спикер, законнарны белмәү җаваплылыктан азат итми, дип басым ясады. Афераларда фаш ителгән коммерциягә карамаган оешмалар грант акчаларын гына түгел, ә булачак конкурсларда катнашу хокукын да, шулай ук җәмгыять һәм партнерларның ышанычын да югалта.

Иҗтимагый палатаның «Иҗтимагый проектлар ресурс үзәге» эшче төркеме җитәкчесе Артур Гыйльманов оешмаларны яклау буенча гамәли инструментарий тәкъдим итте. Эксперт конкрет киңәшләр бирде.

"Грант заявкасы - ул документ кына түгел. Бу - оешма стратегиясенең чагылышы. Тышкы консультант ярдәм итә ала, әмма карарны һәрвакыт җитәкче кабул итә. Без тикшерүләрдән курыкмаска һәм системалы хәвефсезлек булдыра башларга тиеш", - дип ассызыклады Артур Гыйльманов.

Катнашучылар мондый фикергә килде: грант алучылар өчен контрагентларны тикшерүнең бердәм стандартын, шулай ук намуссыз оешмаларның ачык реестрын булдыру зарур.


Автор: Резеда Галикәева
Читайте нас