+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
13 февраль , 06:45

Балаларның хәвефсезлеген тәэмин итик!

Уфада “Башкортстан Республикасында балаларның хәвефсезлеген тәэмин итү: хокукый көйләү торышы һәм проблемалары” мәсьәләсе буенча парламент тыңлаулары узды. Актуаль тема буенча фикер алышуда Дәүләт җыелышы- Корылтай депутатлары, Федераль җыелыш сенаторлары, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, шулай ук Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, республика югары уку йортлары студентлары катнашты.

Балаларның хәвефсезлеген тәэмин итик!Балаларның хәвефсезлеген тәэмин итик!
Балаларның хәвефсезлеген тәэмин итик!
Чараны ачып, парламент Рәисе Константин Толкачев теманың дәүләт киләчәге өчен мөһим әһәмиятен ассызыклады. Кереш сүзендә ул балаларның хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклау дәүләт сәясәтенең төп бурычы гына түгел, ә аның конституцион бурычы да булуын бил­геләп үтте. Ул Уфаның 16нчы гимназиясендә булган хәлгә аерым игътибар юнәлтте, мондый инцидент­ларның сәбәпләрен тирәнтен анализлау кирәклегенә басым ясады.
 
─Бу вакыйга әлеге юнәлештә эшләп бетермәвебезне күрсәтте. Безгә балаларның иминлеген тәэмин итү системасының ни өчен өзеклек китереп чыгаруын аң­лар­га кирәк, –─ диде ул. –─ Мәктәп­ләрдәге психологик климат белән эш алып бару, кризис хәлендәге балаларны ачыклау, ата-аналар белән аралашу мөһим. Вакый­галарның үзләрен генә түгел, беренче чиратта аларга китергән хәлләрне дә кисәтүне тәэмин итәргә кирәк.
 
Спикер тыңлауларда катнашучыларны законнарны камил­ләш­терү һәм ведомствоара хез­мәттәшлек буенча анык тәкъ­димнәр эшләргә өндәде. Чарада сәламләү сүзләре белән Федерация Советының Фән, мәгариф һәм мәдәният комитеты рәисе Лилия Гомәрова һәм Дәүләт думасы депутаты Динар Гыйльметдинов та мөрәҗәгать иттеләр. Төп доклад белән парламентның Иҗтимагый хәвефсезлек, хокук тәртибе һәм суд мәсьәләләре комитеты рәисе Фәрит Гомәров чыгыш ясады.
 
– Үсмерләр –─ Интернет че­л­тәренең деструктив йогынтысына иң җиңел бирешүче төркем, ─– дип белдерде Фәрит Гомәров. ─– Социаль челтәрләрдә үсмерләр­не вербовкалау, котырту, тәртип­сез­лекләр китереп чыгару максатларында радикаллаштыру ин­стру­ментларының даими камил­ләштерелүе күзәтелә. Балалар­ның мәгълүмати иминлеген тәэмин итү буенча эш формаларын һәм ысулларын камилләш­терү актуаль бурыч булып тора.
 
Докладчы сүзләренчә, үсмер­ләр арасында суицид күренеш­ләре аеруча борчылу тудыра. Моңа каршы көрәшү өчен ул гаилә, мәктәп, социаль хезмәтләр һәм хокук саклау органнары хезмәттәшлеге моделен булдырырга тәкъдим итте. “Аеруча куркыныч контент әзерләгән һәм тараткан өчен административ җаваплылыкка тарттырылган кешеләргә балалар белән эш­ләргә рөхсәт итмәү мәсьәләсен өйрәнергә кирәк, – дип ассызыклады Фәрит Гомәров. –─ Хөкем ителмәү турында белешмәсе булмаган кешеләрне балалар белән эшкә урнаштырган өчен эш бирүчеләрнең административ җаваплылыгын көчәйтергә кирәк”.
Депутат, шулай ук, республика законын эшләү тәкъдимен дә әйтте.
 
─ Закон чыгару эшен дәвам итеп, “Башкортстан Республикасында балалар хәвефсезлеген тәэмин итү турында” закон проектын эшләргә тәкъдим итәм, ─– дип белдерде ул. –─ Яңа закон төрле юнәлешләр буенча балалар иминлеген тәэмин итү эшчәнлегенең принципларын һәм нигезләрен, хакимият органнары­ның вәкаләтләрен һәм ведомствоара хезмәттәшлек тәртибен билгеләргә тиеш. Республика Башлыгы указы белән бу елның “Зур һәм тату гаилә елы” дип игълан ителүен исәпкә алып, әлеге тәкъдимне гамәлгә ашыру аеруча актуаль.
 
Республика Хөкүмәте Премьер-министрының беренче урынбасары Урал Килсенбаев үз чыгышында Балигъ булмаганнар эшләре буенча комис­сияләрнең күзәтүчесезлекне һәм хокук бозуларны кисәтүдәге роленә игътибар юнәлтте. Ул әлеге эшчәнлекне камилләш­терергә кирәклеген һәм “авыр” үсмерләр белән эшләүдә формализмга юл куелырга тиеш түгеллеген билгеләп үтте.
 
Чара йомгаклары буенча дәүләт хакимияте һәм урындагы үзидарә органнарына адресланган тәкъдимнәр кабул ителәчәк. Документ берничә закон башлангычын үз эченә ала, алар арасында “Башкортстан Республикасында балалар хәвеф­сезлеген тәэмин итү турында” база законын һәм “Су объектларында кешеләр иминлеге турында” законны эшләү. Бала­ларның иминлеге өчен ата-аналарның җаваплы­лыгын катгыйландыруга аерым игътибар биреләчәк: торакны янгын хәбәрчеләре белән мәҗбүри тәэмин итү, балалар тарафыннан шәхси мобиль техниканы, квадроциклларны һәм питбайкларны куллануны көйләү чаралары, шулай ук мондый техниканы сатуны контрольдә тоту мәсь­әләләре карала.

Шул ук вакытта...

Уфада булган үсмерләрнең хокукка каршы гамәлләре белән бәйле инцидентлардан соң Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев ведомствоара эш төркеме булдыру турында боерык бирде. Аның төп бурычы балаларның хәвефсезлеген көчәйтү һәм балигъ булмаганнар арасында девиант тәртипне кисәтү буенча чаралар комплексын эшләү һәм гамәлгә ашыру булачак.
 
Карар балалар хәвефсезлегенә багышланган парламент тыңлаулары нәтиҗәләре буенча һәм февраль башында булган борчулы вакыйгалар: медицина университеты тулай торагында пычак тоткан үсмер һөҗүме һәм шәһәр мәктәпләренең берсендә пневматик корал белән булган инцидент нәтиҗәсендә кабул ителде. Бу очраклар, Константин Толкачев сүзләренчә, тирән системалы анализ таләп итә.
 
Эшче төркемнең җитәкчесе итеп республика парламенты Рәисе урынбасары Тамара Тансыккуҗина билгеләнде, аның составына Дәүләт думасы һәм Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатлары, министрлыклар һәм ведомстволар, хокук саклау органнары җитәкчеләре, җәмәгатьчелек вәкилләре керде. Төркемнең эше төбәктә балалар һәм үсмерләр өчен максималь хәвефсез мохит булдыру өчен хакимият органнары, хокук саклау структуралары, педагоглар һәм ата-аналар бергәлегенең көчләрен берләштерүгә юнәлтелгән.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас