+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
13 февраль , 06:45

“Игелекле йөрәгегез өчен рәхмәт!”

Дәүләт җыелышы-Корылтайның Сәламәтлек саклау, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре буенча комитеты рәисе Салават Харасов Максимовка авылы волонтерларына багышланган “Игелекле йөрәгегез өчен рәхмәт” чарасында катнашты.

“Игелекле йөрәгегез өчен рәхмәт!”“Игелекле йөрәгегез өчен рәхмәт!”
“Игелекле йөрәгегез өчен рәхмәт!”
Авыл мәктәбендә актив кешеләр җыелган, алар махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәрьяклап ярдәм итә. Волонтерлар җылы киемнәр бәйли, маскировка челтәрләре үрә, окоп шәмнәре ясый, шулай ук гуманитар ярдәм җыю белән шөгыльләнә.
 
Салават Харасов парламент Рәисе Константин Толкачев һәм барлык депутатлар корпусы исеменнән волонтерларга фидакарь хезмәтләре һәм ватанпәрвәрлекләре өчен рәхмәт белдерде, аларга сәламәтлек, көч һәм мөһим эшләрендә киләчәктә дә уңышлар теләде.
 
Акция кысаларында анда катнашучылар өчен мәктәп укучылары һәм иҗат коллективлары көче белән патриотик җырлар һәм шигырьләр башкарылган бәйрәм концерты әзерләнде.


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас