+2 °С
Болытлы
VK
OK
Telegram
Max
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Тат
Рус
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
14 февраль , 14:05
Башкортстаннан - Алжирга!
Республиканың "ОЙЛТИММАШ" компаниясе Алжир Халык Демократик Республикасына нефть-газ җиһазларын төяп җибәрде.
Башкортстаннан - Алжирга!
Нефть һәм газ конденсаты скважиналарын тикшерү һәм эксплуатацияләү өчен билгеләнгән җиһазлар нефть һәм газ чыгару белән шөгыльләнүче эре Алжир компаниясенә тапшырыла.
- Алжирга нефть-газ җиһазлары китерү Русия төбәкләренең югары экспорт потенциалын һәм үзебезнең сәнәгать продукциясенең көндәшлеккә сәләтле булуын раслый. Без халыкара кооперацияне үстерүгә һәм Русия җитештерүчеләренең чит ил базарларында катнашуын киңәйтүгә зур игътибар бирәбез, - дип билгеләп үтте республика Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары, сәнәгать, энергетика һәм инновацияләр министры Александр Шельдяев.
Махсус заказ буенча эшләнгән җиһазлар комплектына нефть-газ сепараторлары, насос станцияләре, оператор һәм нефтьне сыйфатлы әзерләү һәм чыгарылган продукция күләмен төгәл үлчәү өчен кирәкле башка ярдәмче системалар керә.
Алжир яткылыкларында нефть-газ җиһазлары паркын яңарту Русия һәм Алжир лидерлары 2023 елда имзалаган стратегик партнерлык турындагы декларация кысаларында гамәлгә ашырыла.
Фото:
https://pravitelstvorb.ru
Автор:
Зөһрә Исламова
Читайте нас
Новости партнеров
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"