Халык артистыннан кибеттәге бәяләр, автобуста йөрүнең ничә сум булуы турында сорашканнар.
Аныңча бер кило бәрәңге - 40 сум, сөт - 87, ун йомырка 120 сум тора. Дөреслеккә якынча туры килә кебек. Кибеткә үзе йөри икән дип уйларга да була. Их, икмәктә ялгышты бит! Бер буханка ипине Гүзәл Уразова 500 сум тора дип саный. «Мичтә пешерәләр бит хәзер, закваскада, шул 500 сумга хәтле күтәрелде. Ә кибеттән кереп алсаң, 200-300 сум тирәседер», – ди ул.
«Элек гел автобуста йөри торган идем. Башта автобус белән бара идем, аннан соң трамвайга күчеп утыра торган идем. Аннан троллейбус белән барып җитә идем институтка. Бу – 23 ел элек», – ди ул. Ә хәзер ул маршрутларны да, билет бәяләрен дә белми.
«500 сумлык ипи… Әллә юри әйтә, каян килгән бу саннар? Башка планетада яшәгән төсле. Вәт әйтә», «Уразованың кибетләрдә йөрергә вакыты юктыр», «Болар азык-төлекне каян ала икән?» – дип гәпләшә халык.
Ә сез ничә сумлык икмәк ашыйсыз, дуслар?
Фото: социаль челтәрдән.