+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
24 февраль , 12:34

Алар гомерләрне коткара

Башкортстанда 700 меңнән артык янгын хәбәрчесе бушлай бирелде.

Алар гомерләрне коткараАлар гомерләрне коткара
Алар гомерләрне коткара

Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров үткәргән атналык оператив киңәшмәдә республика халкын автоном янгын хәбәрчеләре белән тәэмин итү турында фикер алыштылар. Төбәк бюджеты хисабына халыкка 700 меңнән артык шундый җайланма таратылган. Былтыр гына да аларның саны 58 меңнән артып киткән.

– Республикада яшәүчеләрнең 16 категориясе бушлай янгын хәбәрчесе алырга хокуклы, - дип хәбәр итте Башкортстанның Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты рәисе Кирилл Первов. – Үткән елдан алар исәбенә махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләре дә керә.

Әлеге җиһазлар ярдәмендә Башкортстанда 1 300дән артык кеше коткарылган, шуларның 493е - балалар. Әйтик, 6 февральдә Октябрьский шәһәрендә күпфатирлы йорттагы янгын вакытында тавыш сигналы 13 кешене, шул исәптән биш баланы коткарырга ярдәм иткән.

2024 елда Башкортстан Башлыгы кушуы буенча республикада сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләрне GSM-модульле хәбәрчеләр белән тәэмин итү буенча пилот проектын эшләтеп җибәрделәр. Җайланмалар хәвеф сигналын берьюлы биш адресатка тапшыра. Бу тәҗрибәне Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы җитәкчесе Александр Куренков Башкортстанга визиты вакытында билгеләп үтте. Республика тәҗрибәсен Русиянең башка төбәкләренә кертү өчен тәкъдим иттеләр.

Фото: "Башинформ"

Автор:Резида Валитова
Читайте нас