+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
27 февраль , 04:40

Гомерләрне янгын хәбәрчеләре коткара

Республика халкын бу җиһазлар белән тәэмин итү тәҗрибәсе федераль дәрәҗәдә дә югары бәяләнде.

Гомерләрне янгын хәбәрчеләре коткараГомерләрне янгын хәбәрчеләре коткара
Гомерләрне янгын хәбәрчеләре коткара

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республика Хөкүмәтенең оператив киңәшмәсендә 24 февральдә махсус хәрби операция башлануга дүрт ел тулуын искәртте. Ул төбәк халкына СВОга ярдәм өчен рәхмәт белдерде.

– Дүрт ел дәвамында якташларыбыз хәрби бурычын үти. Махсус хәрби операция күпме барачак, без шулкадәр ярдәм итәчәкбез. Юлламада бурычыбызны “Барысы да җиңү өчен!” дип билгеләдек. Авыр цивилизацион бәрелеш бара, һәм без җиңәргә тиеш, – дип ассызыклады республика Башлыгы.

Гражданнарга 700 меңнән артык, шул исәптән былтыр 58 мең, янгын хәбәрчесе Башкортстан бюджеты исәбенә бушлай бирелгән. Бу хакта республиканың Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты рәисе Кирилл Первов хәбәр итте. Янгын хәбәрчеләре ярдәмендә республикада яшәүче 1300дән артык кешенең гомере саклап калынган, шуларның 493е – балалар. “Бу җайланмаларның нәтиҗәлелеге 6 февральдә Октябрьский шәһәрендә күпфатирлы йортта янгын вакытында тагын бер кат расланды. Вакытында тавыш бирү нәтиҗәсендә 13 кеше, шул исәптән 5 бала коткарылды”, – диде ведомство җитәкчесе.

Республика халкын янгын хәбәрчеләре белән тәэмин итү тәҗрибәсе федераль дәрәҗәдә дә югары бәяләнде. Әлеге проект Стратегик башлангычлар агентлыгы тарафыннан “Яшәү өчен уңайлы шартлар булдыру” номинациясендә җиңүче дип танылды һәм Русиянең башка төбәкләренә куллану өчен тәкъдим ителде. “Без ирешелгәннәрдә тукталмыйбыз һәм 2024 елдан республика Башлыгы кушуы буенча Башкортстанда GSM-модульле инновацион янгын хәбәрчеләрен тарату буенча пилот проекты гамәлгә ашырыла, алар хәвеф сигналын берьюлы биш адресатка тапшыра. Бу башлангыч Русиянең гадәттән тыш хәлләр министры Александр Куренков тарафыннан аның Башкортстанга сәфәре вакытында югары бәяләнде”, – диде Кирилл Первов.

Башта сынау проектына дүрт муниципалитет һәм өч категория кергән иде. Былтыр проектны 15 муниципалитетка кадәр киңәйттеләр һәм “Социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләр” категориясен өстәделәр. Пилот проектын гамәлгә ашыру кысаларында гомум суммасы 4,5 миллион сумнан артык булган GSM-модульле 713 хәбәрче тапшырылган. Хәзерге вакытта бер җиһаз 7 мең сум тора.

Юл төзүчеләр алдында 1 июньгә чокырларны ямап бетерү бурычы тора, диде транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Любовь Минакова. Ремонт эшләрен санлаштыру үзен яхшы яктан күрсәткән. Кар эреп беткәннән соң юл өслегендәге барлык җитешсезлекләр санлы картага кертелә, аның буенча акчаның һәм материалларның тотынылуы күзәтелә. Юлларны ремонтлауның тиешле күләмен санлаштыру 1 майга төгәлләнергә тиеш.

– Республика илдә иң эре юл челтәрләренең берсенә ия — гомум озынлыгы 50 мең километрдан артык, шуның 19 мең километрга якыны асфальт-бетон белән капланган, – диде Любовь Минакова. – Күләмле эшләр көтелә, шуңа күрә хәзер үк аларга әзерлек бара. 25 асфальт заводы эшләтеп җибәреләчәк, әле моның өчен кирәкле материаллар күләме тупланган, бу эш дәвам итә.

Узган елгы ремонт нәтиҗәләре буенча, юл өслегендәге санлы карталарга кертелгән 113,5 мең җитешсезлек бетерелгән. “Бездә кешеләр талантлы, тиздән юлларның кыштан соң нинди хәлдә булуы турында фото һәм видеолар җибәрә башлаячаклар, – дип кисәтте Радий Хәбиров юл төзүчеләрне. – Мин сезне халыктан килгән хатлар белән таныштырачакмын”.

“Коммуналь инфраструктураны яңарту” федераль проекты кысаларында быел Башкортстанда якынча 1,1 миллиард сумлык (шуның 700 миллион сумы – федераль бюджеттан) 46 чара планлаштырылган. Бу хакта торак-коммуналь хуҗалык министры Ирина Голованова хәбәр итте. Әле подрядчыларны сайлап алу буенча конкурслар үткәрелә, контрактларга кул кую мартка билгеләнгән.

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас