-8 °С
Кар
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
27 февраль , 13:15

Изге эштән читтә калмагыз!

Кадерле якташлар, Уфа һәм Башкортстан халкы! Бу көннәрдә гаҗәеп вакыйгалар: 23 февральдә Бөек ураза башланды, ә 18 февральдән мөселман кардәшләребез Рамазан аен каршы алдылар. Ике изге чор бергә туры килә: православие һәм ислам гасырлар буе тынычлыкта һәм татулыкта яшәгән Башкортстан җирендә традицион кыйммәтләрнең бердәмлегенең күркәм билгесе.

Изге эштән читтә калмагыз!
Изге эштән читтә калмагыз!
Нәкъ менә хәзер, ураза һәм гыйбадәтләр көннәрендә, Уфада Комсомол урамында Воскресенье соборы төзелеше яңадан башланды. 2000 еллар башында нигез салынган гыйбадәтханә 18 елдан соң икенче сулыш ала. Ул инде өлешчә эшли, әмма эчке эшләр үткәрү һәм коммуникацияләр салу кирәк.

Ураза – сәдака бирү вакыты. Сез керткән өлеш таш гыйбадәтханәнең генә түгел, күңелегез нигезендәге кирпеч булсын. Шәфкатьлелекнең милләте юк - әйдәгез бергәләп яхшылык эшлик. Соборны бергә төзеп бетерик.

Барлык мәгълүмат “Воскресенье соборы” хәйрия фонды сайтында: фонд-вс.рф/#donate 

Сылтама буенча махсус QR-код аша үз акчагызны кертергә мөмкин: disk.yandex.ru/d/rV3zYOdr... 

“Башкортстан урыслары соборы”
Автор: Фануз Хабибуллин
Читайте нас