+2 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
28 февраль , 10:05

Уңышлы һәм нәтиҗәле булсын!

Әлеге минутларда Уфада “Башкортстан татарлары милли-мәдәни автономиясе” төбәк иҗтимагый оешмасының VI хисап-сайлау конференциясе башланды.

Уңышлы һәм нәтиҗәле булсын!
Уңышлы һәм нәтиҗәле булсын!
Татарларның милли-мәдәни автономиясе гамәлгә ашыра торган проектлар абруйлы һәм дәрәҗәле. Аларның һәркайсы милли дәүләт сәясәтен, шул исәптән Русия Президенты В. В. Путин һәм Башкортстан Башлыгы Р. Ф. Хәбиров куйган гомумдәүләт бурычларны тормышка ашыруга зур өлеш кертә.

Оешма тарафыннан башкарылучы эшләр җәмгыятьне берләштерүгә һәм төрле милләтләр арасындагы мөнәсәбәтләрдә гармониягә ирешүгә ярдәм итүче дәүләт милли сәясәтен гамәлдә тормышка ашыруның ачык мисалы булып тора.
Татарларның милли-мәдәни автономиясе туган татар телен өйрәнүгә һәм укытуга аерым игътибар бирә. Ел дәвамында республика мәктәпләрендә телләр өйрәнүгә бәйле төрле чаралар уза. Ел саен апрель аенда бөек татар шагыйре, хәзерге татар теленә нигез салучы Габдулла Тукайга багышланган тематик дәресләр үткәрелә. "Пушкин. Тукай. Кәрим" һәм башка чараларны да әйтеп узарга мөмкин.

Оешманың иң танылган, халык арасында сөю яулаган чаралары да бихисап. Бөек җырчы Фәридә Кудашева һәм музыкант Бәхти Гайсин иҗатына багышланган “Ике аккош” республика җыр һәм музыка конкурсы, кунакчыллыгы белән танылган “Бәлеш-фест”, традицион гаилә кыйммәтләрен саклауга һәм ныгытуга юнәлтелгән “Гаилә учагы” , Нефтекама шәһәрендә “Нәнәй” социаль-остазлык проектларын атап үтәргә кирәк.

Динар Кәлимуллин

 

Автор: Зөһрә Исламова
Читайте нас