-4 °С
Кар
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
1 март , 13:10

Машина алам дип, акчаларыннан колак какканнар

Нефтекамада ирле-хатынлы пар полициягә мошенниклык турында гариза белән мөрәҗәгать иткән.

Машина алам дип, акчаларыннан колак какканнар
Машина алам дип, акчаларыннан колак какканнар
Ир белән хатын автомобиль сатып алырга планлаштырулары, акча җыюлары һәм туры килә торган вариант эзләүләре турында сөйләгән.

Мессенджерларның берсендә алар чит ил машиналары кайтаручы канал тапканнар. Отзывларны өйрәнгәннәр - алар уңай булган, һәм аннары күрсәтелгән номерга шалтыратканнар. Менеджер белән аралашканда ир белән хатын 1,1 млн сумлык машина сайлаган, өстәвенә «таможня» өчен 400 мең сум кирәк булган. Берникадәр вакыттан соң сатып алучылардан, кыйммәтләнүне аңлатып, тагын 500 мең сораганнар.

Бу операция өчен өстәмә килешү төзелгән һәм, кирәк була калса дип, документны рәсми электрон почтага җибәргәннәр. Һәм аңа җавап итеп дилерлык компаниясе алар мошенниклык белән очрашкан, чөнки компания сайты ватылуга дучар булган, дип җавап биргән.


Автор: Резеда Галикәева
Читайте нас