Башкортстанның табигатьтән файдалану һәм экология министры Нияз Фазылов хәбәр иткәнчә, узган елда республикада 4 миллион катнашучы белән 20 меңнән артык экологик чара оештырылган.
Безде системалы рәвештә экологик мәдәният формалаштырыла. Бу эшкә мәктәп укучылары, студентлар, волонтерлар, бизнес һәм хакимият органнары вәкилләре җәлеп ителә. Әйтик, былтыр республика «ЭкоТолк» Халыкара экологик диктантына кушылды. Акциядә 2 меңнән артык кеше катнашкан.
Әйтергә кирәк, 2014 елдан республикада «Эколята» проекты гамәлгә ашырыла. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм мәктәп укучылары агачлар утырта, паркларны җыештыра һәм макулатура җыя.
Башкортстан балалары һәм яшүсмерләре даими рәвештә Бөтенрусия балалар экология форумында катнашалар. Елга ике мәртәбә республикада «Экологик белем атналыгы» оештырыла. Узган елда оештыручылар 14 меңнән артык дәрес үткәрде, аларда 272 меңнән артык кеше катнашты.
Өч ел рәттән «ГеоВызов» Халыкара геология чемпионаты уздырыла. Булачак геологлар 12 дисциплинада ярыша.
Радий Хәбиров бу дәрәҗәле чараны Башкортстанда уздыруның мөһимлеген билгеләп үтте һәм төбәкнең Табигатьтән файдалану һәм экология министрлыгының экологик мәгърифәтчелек өлкәсендә башкарган эшенә югары бәя бирде.