+2 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
2 март , 13:32

Гөлназ Асаеваның хәле ничек?

Ул җитди авариягә тарыган иде.

Гөлназ Асаеваның хәле ничек?
Гөлназ Асаеваның хәле ничек?

Юл-транспорт маҗарасына тарыган атказанган артист Гөлназ Асаева күпсанлы җәрәхәтләр алган. Бу хакта аның концерт директоры Вадим Фәтхинуров хәбәр итте.

"Һава шартлары бик катлаулы булды, безнең машина йөртүче, кызганычка каршы, каршы як юлга чыкты. Гөлназ Асаеваны һәм командабызның башка әгъзаларын шунда ук якындагы дәваханәгә китерделәр. Зыян күрүчеләрнең берсенең хәле уртача авырлыкта. Гөлназ һәм аның биючесе күп җәрәхәт алганнар, хәзер алар савыгып бара инде, якын арада дәвааханәдән чыгачаклар", - дип сөйләде Вадим Фәтхинуров.

Исегезгә төшерәбез, авария Бәләбәй - Николаевка - Туймазы - Бакалы трассасының 14нче километрында булган, анда ике чит ил машинасы: "JAC" һәм "Hyundai Solaris" бәрелешкәннәр.

Авариядә барлыгы дүрт кеше зыян күргән. Вадим Фәтхинуров сүзләренчә, якындагы концертлар гамәлдән чыгарылган һәм башка даталарга күчерелгән.

Фото: "Башинфом"

Автор: Резида Валитова
Читайте нас