+2 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
3 март , 07:45

“Ике атна вакыт бирәм!..”

Республика Башлыгы Радий Хәбиров “Р-240” трассасын яктырту проблемасын хәл итәргә кушты.

“Ике атна вакыт бирәм!..”
“Ике атна вакыт бирәм!..”

– Бу атнаны күңелле вакыйгадан башларга тәкъдим итәм. Бүген Әбҗәлил районында республикада 12нче полилингваль мәктәпне ачабыз. Мәктәп зур, матур. Ул зур төзелеш барган җирдә урнашкан, анда балалар булачак. Мәктәп балалар бакчасы белән берләштерелгән һәм Әскар авылы өчен яңа социомәдәни үзәк булыр дип өметләнәм, – диде Радий Хәбиров.
Мәктәптә 640 бала укый, ә мәктәп каршындагы бакчага 160 бала йөри алачак.

Чарада Радий Хәбиров Якын Көнчыгыш илләрендә булган туристлар проблемасына игътибарны юнәлтте. Ул Хөкүмәт әгъзаларыннан бу уңайдан барлыкка килүче проблемаларны бергәләп хәл итүләрен сорады. Тышкы икътисади элемтәләр һәм конгресс эшчәнлеге министры Маргарита Болычева күрелүче ярдәм чаралары турында җентекләбрәк сөйләде:

– Ял көннәрендә безгә 25 кеше мөрәҗәгать итте. Барысы да исән-сау, оештыру-техник мәсьәләләр: күченергә ярдәм итү, яңа урын табу, туроператор белән элемтәгә керү буенча сораулары булды. Без “Туры элемтә” оештырдык, оператор барлык скриптларны алды. Әгәр турист үзе килгән икән, генконсуллык аша сайтта гариза тутырырга кирәк, без барлык кагыйдәләрне әзерләдек. Әгәр туроператор аша икән, без алар белән элемтәгә чыгарга ярдәм итәбез, һәм алар барлык мәсьәләләрне хәл итә. Яшәү урыны табарга булышабыз. Әгәр кемнеңдер хәле бик кискен икән, безнең вәкилебез Роман Владимировичның туры номеры бар, ул анда барлык ватандашлар белән элемтәдә тора, – дип аңлатты министр.
Башкортстан Башлыгы республика мәгариф оешмаларының хәвефсезлеген көчәйтү буенча өстәмә чаралар турындагы указга кул куюын искәртте. Шулай ук, Радий Хәбиров, икенче бер махсус указ белән республиканың эре мәктәпләрендә мәктәп директорларының тәрбия эше буенча урынбасарларына уку йортларында психологик климатны мониторинглау һәм укучыларның хәвеф-хәтәр төркемен вакытында ачыклау бурычлары йөкләнде, дип өстәде.

Республика Башлыгы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгына бакча ширкәтләренә юл салуны контрольгә алырга кушты. Шулай ук, Радий Хәбиров муниципалитетлар башлыкларыннан, аларны ремонтлауга төбәк бюджетыннан акча бүлү мөмкинлеге булсын өчен, керү юлларын “Росреестр”да теркәү белән ныклап шөгыльләнүләрен сорады. Исегезгә төшерәбез, бакчачылык ширкәтләренә юлларны ремонтлау буенча төбәк программасы Башкортстанда бишенче ел гамәлдә. Агымдагы елда гына да шундый 55 юл ремонтланачак.

Төбәк җитәкчесе сынау проекты сыйфатында беренче фельдшер-акушерлык пункты барлыкка киләчәк бакча ширкәтен сайларга кушты. “Бакчачылар күп булган Уфа районында бер, яки ике пилот ФАП куябыз. Мәсәлән, бездә “Уфимец” ширкәте бар, анда ике мең участок. Күз алдына китерәсезме, ничә кеше яши? ФАПны куегыз, фельдшерны тәгаенләгез. Ә соңрак, бәлки, без бу ФАП аша диспансерлаштыру үткәрербез”, – диде Башкортстан Башлыгы.

Радий Хәбиров төбәк Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгына һәм “Приуралье” учреждениесенә ике атна эчендә “Р-240” трассасын яктырту проблемасын хәл итүгә кагылышлы үз тәкъдимнәрен кертергә кушты. Радий Хәбиров сөйләвенчә, Стәрлетамак – Уфа трассасын ул тәүлекнең караңгы вакытында Морадым тарлавыгыннан кайтып барганда үткән. Бу юлны яктырту белән проблемалар булуы турында ул автоһәвәскәрләрдән берничә тапкыр ишеткән, ә хәзер үзе күреп ышанган. “Анда никадәр акча юнәлттек. Бөтен трасса яктыртылган булырга тиеш. Ике атна вакыт бирәм”, – дип белдерде Башкортстан Башлыгы, Любовь Минаковага мөрәҗәгать итеп.

Автор: Резеда Галикәева
Читайте нас