

Бер атнада Республикага идарә итү үзәгенең мәгълүмат системалары халыкның 4825 хәбәрен теркәгән. Алдагы атнадагы белән чагыштырганда, мөрәҗәгатьләр саны 1560ка кимегән.
Юллар темасы беренче урында –─ 1082 хәбәр. Нигездә, юлларны һәм тротуарларны кардан чистарту, ремонтлау, чокырларны ямау буенча хәбәрләр булган. Ешрак Уфа, Белорет һәм Туймазы районнарында яшәүчеләр язган. Торак-коммуналь хуҗалык темасы буенча ─– 729 мөрәҗәгать. Җылылык сыйфатына, түбәләрне кардан чистартуга, кайнар яки салкын су булмауга, торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә зарланучылар күп. Төзекләндерү буенча –─ 662 хәбәр. Ихата территорияләрен һәм җәмәгать урыннарын кардан чистарту зарурлыгы турында язганнар, яктылык булмау сәбәпле, шәрехләр калдырганнар.
Узган атнада Башкортстан ЦУРы муниципалитетлардан, министрлыклардан һәм ведомстволардан коллегалары белән бергә 4327 мөрәҗәгатьне эшләгән. Халык җәмәгать транспорты, хәвефсезлек, мәгариф, мәдәният, коммуналь калдыклар белән эш итү темаларына да язган һәм шалтыраткан. Башкортстан ЦУРы барлык мөрәҗәгатьләрне контрольгә алган һәм тиешле органнарга эшкә җибәргән.
Менә хәл ителгән берничә инцидент. Уфада Ленин урамы,154 адресы буенча баганадагы кабельне сүткәннәр. Аның турында социаль челтәрләрдә урындагы кеше хәбәр иткән. Башта белгечләр кабельдәге һәм чыбыктагы көчәнешнең куркыныч тудырмавын ачыклаган. Ә тиешле хезмәтләр бригадасы бушагач, кабель сүтелгән.
Федоровка районы үзәгендә Ленин һәм Коммунистик урамнар чатын бозлавыкка каршы материал белән эшкәрткәннәр. Проблеманы Федоровка районы хакимияте һәм профильле хезмәтләр белгечләре хәл иткән.
Уфалылар исә социаль челтәрләрдә Рудольф Нуреев урамындагы 14нче йорт янындагы пандусны кардан һәм боздан чистартуны сораган. Октябрь районы хакимияте хезмәткәрләре профильле хезмәтләр белән элемтәгә кергән һәм берничә көннән халыкның үтенечен үтәгән.
Уфа районының Жуково авылы халкы социаль челтәрләрдә 171нче маршрут буенча пассажирлар йөртү графигы үтәлмәүгә зарланган. Башкортстанның Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы хезмәткәрләре бу мәсьәләне эшкә алган. Республикага идарә итү үзәгендә министрлык җитәкчелеге һәм аңа буйсынган оешмалар – Юл хәрәкәтен оештыру үзәге, Башкортстанның Юл хуҗалыгы идарәсе, Транспорт дирекциясе белән узган киңәшмәдә җитди мәсьәләләр каралды. Болар –─ елга һәм су транспорты, тимер юл элемтәсе, эре транспорт объектларын ремонтлау. Куелган бурычлар контрольгә алынган һәм үтәләчәк, дип ышандыралар.
Ял көннәрендә Чишмә районының Шиңгәккүл авылына юлны кардан чистартканнар. Техника Шиңгәккүл, Исаковка авылларында, “М-5” трассасыннан Богомоловка авылына кадәр юлны чистарткан. Элегрәк халык социаль челтәрләрдә бу юлларның торышына зарланган булган. Чишмә районы хакимияте инцидентларны эшкә алган. Һәм менә көтелгән нәтиҗә.
Туймазы шәһәрендә үзәк район дәваханәсенең хирургия корпусында ремонт үткәрелгән. Бер хатын үзенең мөрәҗәгатен былтыр ноябрьдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның “Туры элемтә”сенә җибәргән. Сәламәтлек саклау министрлыгы хезмәткәрләре мәсьәләне эшкә алган. Дәваханә җитәкчелеге хәбәр итүенчә, икенче катта стеналар буялган, түшәмнәр агартылган, сантехника алыштырылган. 26 февральгә Туймазы үзәк район дәваханәсенең хирургия корпусында барлык ремонт эшләре төгәлләнгән.
Р
адий Хәбиров белән “Туры элемтә”гә Стәрлетамак районының Яңа Отрадовка авылында яшәүче хатын да мөрәҗәгать иткән булган. Аның Матросов урамындагы йорты янында даими су җыелган һәм ул шушы проблеманы хәл итүләрен сораган. Белгечләр суүткәргеч торба урнаштырган һәм юлга комташ салган. Хәзер участокта андый проблема юк.