-8 °С
Кар
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
7 март , 08:35

Халык хәтере – мәңгелек!

Илеш районы тарихында тирән эз калдырган Хәниф Хафизовның тууына 100 ел

Халык хәтере – мәңгелек!
Халык хәтере – мәңгелек!


      1926 елның мартында Илеш районының Исәнбай авылында яшәүче Гайникамал белән Әбел Хафизовлар гаиләсендә Хәниф исемле малай дөньяга килә. Аңа бер яшь булганда әтисе вафат була. Гайникамал, язмыш сынауларына бирешмичә, улын тормышның җил-яңгырларыннан саклап үстерә, зирәклеген күреп, аны укытырга тырыша. Хәниф 1933 елда туган авылы Исәнбайдагы җидееллык мәктәпкә укырга керә. Ул заманда тормыш көтүе ничек кенә авыр булса да, әнисе улының укырга булган теләгенә каршы төшми һәм Хәниф Югары Яркәйдәге 1нче урта мәктәпкә укырга бара.

      1943 елда унынчы сыйныфны тәмамлагач, Хәнифне 5-6нчы участок (хәзерге Ибраһим авылы) мәктәбенә укытырга җибәрәләр. Шул ук елның 5 ноябрендә ул Армия сафларына чакырыла һәм фронтка китә. Хәниф Әбел улына туган якларына бары тик 1950 елда гына кайтырга насыйп була. Аның күкрәген “Германияне җиңгән өчен” һәм “Сугышчан казанышлары өчен” медальләре бизи. Кайткач ул янә укытучылык эшенә алына, читтән торып Бөре укытучылар институтына (ул елларда шулай атала) укырга керә һәм югары белем ала
Башта ул Илеш авылы мәктәбендә урыс теле укыта, аннары Исәнбайда – завуч, Үрмәттә – директор, шул ук вакытта хуҗалыкта парторг, 1958 елда РОНО мөдире була. Яшь, сәләтле ир узаманы нинди эшкә тотынса да, җиренә җиткереп башкаруын, оештыру сәләтен, үзгәрешкә омтылуын күреп, 1960 елда район башкарма комитеты рәисенең Югары Яркәй зонасы буенча урынбасары итеп билгелиләр. Нәкъ шул елларда Хәниф Хафизовка районда механизаторлар әзерләү буенча һөнәри училище ачу бурычы йөкләнә. Илеш һәм Дүртөйле районнары берләшкәннән соң бушап калган райком бинасын үзгәртеп корып, ул анда техника кайтарып, лаборатор-гамәли дәресләр өчен биналар, казанлыклар төзетә, инженер-педагогик составны формалаштыра. Бу Илеш һөнәрчелек училищесы данлы тарихының беренче битләре була, аны директор Хәниф Әбел улы зур энтузиазм һәм дәрт белән башлап җибәрә.
       Ә инде биш елдан аны районның башкарма комитеты рәисе итеп сайлыйлар. Районда барган барлык диярлек төзелеш эшләре аның җитәкчелегендә башкарыла. Шушы елларда Югары Яркәйдә ике-өч катлы кирпеч йортлар, китапханә, көнкүреш хезмәте күрсәтү комбинаты төзелә – болар барысы да Хәниф Әбел улы тырышлыгы нәтиҗәсе. Эрудициясе, теләсә нинди эшкә новаторларча карый белүе нәтиҗәсендә башкарма комитет рәисе район үзәген төзекләндерүгә зур өлеш кертә. Хезмәттәге уңышлары һәм казанышлары өчен 1966 һәм 1972 елларда ул ике Хезмәт Кызыл Байрагы орденына лаек була. Аларга ВДНХның алтын медале һәм “Чирәм җирләрне үзләштергән өчен” медале өстәлә.
      1975 елда Хәниф Әбел улын Югары Яркәй авылындагы – 10нчы урта һөнәрчелек-техник училищесына, аннары 86нчы һөнәрчелек лицеена директор итеп билгелиләр. Берничә ел эчендә тулай торак, уку корпуслары, гаражлар, укытучыларга фатирлар һәм башка бик күп биналар төзелә. Яңа техника алу, укытучылар һәм мастерлар коллективы туплау да шактый тырышлык таләп итә. Озакламый училищеның даны тирә-якка тарала, аңа чит республика, өлкәләрдән дә килеп укучылар саны арта. 1980 елда “Югары мәдәниятле училище” дәрәҗәсенә ирешелә һәм бу исем елның-елында сакланып кала. Республика, РСФСР, СССР дәрәҗәсендә Кызыл Байраклар белән бүләкләнә. Русия һәм республика күләмендә конференцияләр, киңәшмәләр үтә, чит ил делегацияләре дә биредә еш була. Ватан Хәниф Әбел улының хезмәтләрен югары бәяли. Ул – БАССР мәктәпләренең атказанган укытучысы, СССРның һөнәрчелек-техник белем бирү отличнигы, РСФСРның атказанган укытучысы.
      Хәниф Әбел улы кайда һәм нинди вазыйфаларда эшләсә дә, һәрвакыт кешеләрне дөрес яшәргә, намуслы эшләргә өйрәтә. Бу инде аның чын педагог булуын исбатлый. Аның тормышының теләсә кайсы чоры – акыллы педагогның тулыканлы һәм киеренке эшчәнлеге нәтиҗәсе.
      Хәниф Әбел улы 1988 елда лаеклы ялга чыга. Тик, гомере буена фидакарь хезмәт куйган тынгысыз ветеран өйдә генә утыра алмый һәм белми дә! Аңа социаль тәэминат бүлегенең яңа ачылган бүлекчәсен җитәкләргә тәкъдим итәләр. Ул районда яшәгән ялгыз әби-бабайларны барлап чыга, аларга ярдәм оештыра. Ә инде 1994 елда Хәниф Әбел улын район Ветераннар советы рәисе урынбасары итеп тәгаенлиләр. 3-4 елдан соң аны советның рәисе итеп сайлыйлар һәм ул гомеренең соңгы көненә кадәр шушы җиңел булмаган, күп көч, энергия таләп иткән вазыйфаны тарта.
      Илеш районында күренекле шәхесләрне хөрмәтләү, аларның бай мирасын киләчәк буыннарга тапшыру юнәлешендә күп эш башкарыла. Илешнең шәрәфле шәхесе, Русиянең шәрәфле ветераны, Башкортстан аграр-технология колледжына нигез салучы һәм аның беренче җитәкчесе Хәниф Хафизов исемен мәңгеләштерү максатында 2019 елда колледж диварына мемориаль такта куелды.
      Хәниф Әбел улы Фәния Әгъзам кызы белән гаилә корып, матур гомер кичерәләр. Әлеге тату гаиләдә өч кыз бала дөньяга килә. Әти-әниләре Светлана, Резеда, Розага бәхетле балачак бүләк итә, аларны олы тормыш юлына чыгара, өчесенә дә югары белем бирә. Бүген инде Хафизовларның кызлары әтиләренең якты истәлеген саклауга зур өлеш кертә. Мин Уфада яшәүче Резеда һәм Роза Хафизовалар белән очрашуга баргач, моңа шаһит булдым. Резеда ханым әтисе турында гәзит һәм журналларда басылып чыккан мәкаләләрне җыеп барган. Хәниф Әбел улының барлык дәүләт бүләкләре, документлары, фотолары, шәхси әйберләре әлеге көнгә кадәр кадерләп саклана.
      – Әти китап укырга яратты. Ул укыган китаплар арасында фәнни-популяр, классик әсәрләр, энциклопедияләр дә бар иде. Аның китаплардан төрле цитаталар язып алынган аерым блокноты да булды. Ул аларны үзенең чыгышларында кулланды – әтием җыелышларда эчтәлекле, кызыклы чыгыш ясый иде.
      СССРның бөек полководецы, Советлар Союзы Маршалы Георгий Жуковның истәлекләр китабын кат-кат укыганы хәтеремдә. Гаиләбездә Рәсүл Гамзатовның автографы белән әтигә бүләк ителгән “Берегите друзей” китабы да саклана. Алар арасында чын дуслык булды.
      Әтием белән әнием 56 ел бергә матур, тату гомер кичерде. Әни бу якты дөньядан киткәч, әтиебез көн дә аның каберенә барды, бик юксынды һәм бер елдан үзе дә арабыздан китте.
Әтиебез җитәкче вазыйфаларда эшләгәч, мин аның өйдә озаклап булганын хәтерләмим. Ул төшке аш вакытында өйгә кереп чыга да, кичен еш соңлап кына кайта иде.
Әтиебез һәрвакыт кемгәдер ярдәмләшә, кемгәдер нидер хәстәрли һәм эше уңса, ихлас шатлана иде. Хәзер инде үзем дә тормыш тәҗрибәсе туплаган кеше буларак, әти белән әнинең яшәешенә соклану катыш гаҗәпләнәм. Безнең тормыш башкаларныкыннан бернәрсә белән дә аерылмый иде. Шәхси хуҗалыгыбызда кош-корт, мал асрап тормыш иттек. Хуҗалык эшләре күбрәк әни карамагында булса да, тормыш йөген алар әти белән бергә тартты. Әниебез бухгалтер булып эшләде. Гаиләдәге татулык, мәхәббәтне һәрвакыт тоеп үстек. Әтиебез дөреслек, тәртип яраткан, принципиаль кеше булды. Минем холкымда да дөреслекне, гаделлекне үз итү бар. Әти минем өчен зур шәхес булды һәм бу әле дә шулай. Мин аның таянычын һаман тоеп яшим.
Безнең өчен әти тәрбиясе аның хезмәт сөючәнлеге, тирә-юньдәгеләр арасындагы абруе, әнигә мөнәсәбәте, кешелеклелек сыйфатлары үрнәгеннән торды.
      Әтием озак еллар Илеш районының Ветераннар советын җитәкләде. Бу тынгысыз эштән дә ул тәм табып, кешеләргә ярдәмләшү теләге белән янды. Бүген инде мин дә әтием юлын кабатлыйм булып чыга – “Башнефть” акционерлар нефть компаниясе оешмасының ветераннар советында хезмәт итәм, – диде Резеда Хәниф кызы истәлекләре белән бүлешеп.
      – Мин гаиләдә төпчек кыз буларак, апамнарга караганда иркәрәк булдым дип әйтә алам. Әтиемә берәр теләгемне белдерсәм, ул һәрвакыт аны үтәргә әзер иде. Бу шулай булса да, аның яхшылыгы, йомшаклыгы белән артык кулланмый идек. Еллар узган саен әти-әнине ныграк сагындыра, юксындыра. Әтиебез һәрвакыт яклаучыбыз булды һәм без аның ышанычлы, ныклы терәк булуын тоеп, бәхетле балачак кичердек. Әтием һәр эштә тәртип яратты, өс-башы һәрвакыт пөхтә булды. Безне дә шуңа өйрәтте. Әти-әниебез картәти белән картәни булу бәхетен да татыды. Алар оныклары Елизавета тугач, бик шатланды, безнең кунакка кайтканны өзелеп көтеп торды. Әтиебез белән без һәрвакыт горурландык һәм горурланабыз! – диде Роза Хәниф кызы.
Хәниф Әбделфатыйх улының тәртип яратканлыгы аның якты дөньядан китәр алдыннан барлык документларын, язуларын барлап куюында һәм кызы Резедага әйтеп калдыруында да күренеп тора. Ә инде блокноттагы менә бу юлларны кызлары үзен соңгы юлга озаткач кына таба. Әйтерсең дә ул үләр вакыты җиткәнен белгән, сизгән һәм әйтер сүзен язып калдырган: “Минем бурычым калмады – ил алдында да, халык алдында да, район һәм гаиләм алдында да.
      Аллаһы Тәгалә мине төрлечә сынады. Сынмадык, сыгылмадык. Эш дәверендә төрле кешеләр очрады, аларга рәхмәт. Яхшылыкның әҗере – яхшылык, начарлыкныкы – начарлык, барысын да күрдем. Үзең яхшы булсаң, яхшылык кайтмый калмый. Бөтен гомерем буе хезмәт иттем. Түбәнлеккә төшмәдек, иренмәдек, хезмәт иттек. Хезмәт булу – үзе бәхет”.
      Гомерен Ватанына, туган җиренә багышлап, аны фидакарь хезмәте белән данлаган Хәниф Әбделфатыйх улы райондашлары, хезмәттәшләре арасында зур абруй казана һәм ул халык мәхәббәтен дә яулый. Ә халык хәтере – мәңгелек!

Зөһрә ИСЛАМОВА.
Автор: Зөһрә Исламова
Читайте нас