-3 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
8 март , 08:55

“Маша һәм Аю”дан өйрәник!

Дәүләт җыелышы-Корылтайда “Баш­кортстан Республикасында креатив индустрияләрне үстерү” мәсьәләсе буенча Бюджет, салым, инвестиция сәясәте һәм милек мөнәсәбәтләре комитеты каршындагы эксперт советы утырышы узды.

“Маша һәм Аю”дан өйрәник!
“Маша һәм Аю”дан өйрәник!
Тема буенча фикер алышуда депутатлар, профильле белгечләр әзерләүче югары уку йортлары вәкилләре, эшкуарлар катнашты.
 
Русия Президентының Федераль җыелышка Юлламасында билгеләнгән дәүләт максатларының берсе – тулай эчке продуктта креатив индустрияләр өлешен 2030 елга 6 процентка кадәр арттыру.
 
─ Креатив индустрияләр бөтен дөньяда бик тиз үсешә: аларның дөнья икътисадындагы өлеше 3-4 процент чамасы тәшкил итә, – диде Эксперт советы рәисе, комитет әгъзасы Рөстәм Ахунов. –─ Бу өлкәдә икътисади актив халыкның 1 проценттан артыгы эшли. Креатив индустрияләр өлкәсендә товарлар җитештерү һәм хезмәт күрсәтү күләме буенча абсолют лидерлар – ─ АКШ һәм Кытай. Илнең тулай эчке продуктында креатив индустрияләр өлеше буенча Италия, Бөекбритания, Австралия, Франция алда бара. Русиядә креатив индустрияләр тулаем эчке продуктның 4,2 процентын формалаштыра. 2030 елга 6 процентка ирешү өчен икътисадның иҗади секторы үсешен елына 7-9 процент темплар белән тәэмин итәргә кирәк.
 
Экспертлар бәяләвенчә, иң зур нәтиҗәне тәэмин итүче креатив индустрияләрнең төп өлкәләре булып “IT” һәм видеоуеннар, шулай ук реклама тора. Арытаба мода индустриясе, телевидение, музыка, мәдәният һәм ял итү өлкәсе.
 
Креатив индустрияләр күләменең өчтән бере диярлек Мәскәүдә тупланган: бу сектор башкала икътисадының 10 проценттан артыгын формалаштыра. Санкт-Петербург һәм Новосибирск өлкәсе дә югары нәтиҗәләр күрсәтә.
 
Белгечләр фикеренчә, креатив товарлар экспорты “йомшак көч” элементы һәм бу мәгънәдә сәяси корал булып тора.
 
– Азиядә һәм гарәп дөньясында иң популяр мультфильмнарның берсе – ─ “Маша һәм Аю”. Асылда, без үз идеологиябезне мультфильмнар аша экспортлыйбыз,─– диде “IN-EVENTS” компаниясе директоры Дмитрий Ногтев.
 
“Таврида.Арт” белем бирү технологияләре департаменты җитәкчесе урынбасары Максим Косенко креатив индустрияләрнең уңышлы үсеше мисалы сыйфатында Кырым Республикасының Судак шәһәре тәҗрибәсен китерде. Аның сүзләренчә, 17 мең кеше яшәгән шәһәрдә якынча 1,5 мең кеше “Таврида” арт-кластерында мәшгуль, ул асылда шәһәрне үстерүче предприятиегә әверелде һәм бөтен шәһәр инфраструктурасы үсешенә сизелерлек йогынты ясады.
 
– Без үзебезне Русиядә беренче гаилә курорты буларак күрсәтәбез һәм тирә-як шәһәрләр өчен драйвер булып тора-быз, – диде Максим Косенко. ─– Безнең фестивальгә 150 мең кеше килә һәм бу Судакка түгел, ә бөтен Кырымга йөкләнеш тудыра. Рестораторлар, урнаштыру чаралары, транспорт компанияләре белән бик зур эш бара. Без фестивальләргә вакыйгаларга кебек түгел, ә җәлеп итү нокталарына караган кебек карыйбыз.
 
Эксперт советы әгъзалары һәм чакырылган кунаклар республиканың әйдәп баручы югары уку йортларында креатив сектор өчен кадрларны һөнәри әзерләү юнәлешләрен карады. Экспертлар креатив киңлекләрне булдыру һәм эшләү үзенчәлекләрен билгеләп үтте, уңышлы кейсларны карады һәм норматив көйләүнең аерым мәсьәләләре турында фикер алышты.
 
Парламентның Бюджет, салым, инвестиция сәясәте һәм милек мөнәсәбәтләре буенча комитеты рәисе Рузалия Хисмәтуллина эшкуарлык эшчәнлегенең аерым юнәлешләрен креатив индустрияләргә кертүнең төгәл критерийларын эшләү мөһимлегенә игътибарны юнәлтте. Бу шул исәптән законнарда каралган салым ташламаларын һәм дәүләт ярдәменең башка чараларын күрсәтү өчен дә кирәк.

 

Автор: Резеда Галикәева
Читайте нас