Уфада Пермь краенда һәлак булган туристлар белән хушлаштылар. 8 март иртәсендә Чәчәкле урамындагы хушлашу залында йөзләгән кеше Алик Камалов, Александр Моцный, Дмитрий Чернов һәм Йосыф Абу-Обайдехны соңгы юлга озатырга килде.
Ир-атлар февраль ахырында Кваркуш платосында буранга юлыгып һәлак була. Аларның гәүдәләрен 1 мартта гына табалар.
Йосыфның тол хатыны Оксана туганнарына үлемнең төгәл датасын — 23 февраль дип атаулары турында сөйләде. Һәм ачынып өстәде: "Сәяхәткә кадәр үк алар 8 Мартта очрашуырга теләгәннәр иде. Шулай килеп чыкты, очраштык..."
Хушлашу бер бинаның ике залында үтте: берсендә православие динен тотучы Александр һәм Дмитрийга - поп, икенчесендә мөселманнар Алик һәм Йосыфка мулла дога кылды. Әмма кешеләр залдан залга күчеп йөрде - һәлак булучыларны аерылгысыз команда, чын дуслар буларак беләләр.
Кара киемле хатыннар тын гына басып тора. Мөселман традициясе буенча тол хатыннарга зиратка барырга ярамый - алар ирләре белән соңгы тапкыр биредә хушлашты.
Калганнарга сабырлык бирсен, Аллаһ...
Фото: "Моя Уфа"