+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
10 март , 07:50

10 мартта табигать рекорд куйды!

Башкортстанда соңгы 13 ел эчендәге иң көчле салкыннар бүген - 10 мартта булды.

10 мартта табигать рекорд куйды!10 мартта табигать рекорд куйды!
10 мартта табигать рекорд куйды!


Уфа-Дим метеостанциясендә - 29,1 градус теркәгәннәр. Бу - 10 март өчен яңа рекорд. Үткән шундый минимум 2013 елда булган - ул вакытта температура -25,8 градуска кадәр төшкән булган.

Архангель районында термометр -47 градусны күрсәтсә, Караиделдә -43 градус булган. Ә инде Әбҗәлил районында иртәнге сәгать җидедә термометр -49 градусны күрсәткән!

Яз салкынлыгы белән рекорд куя, ә менә җәй ничек килер икән?

Фото: Башинформ

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас