-5 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
11 март , 19:41

Башкортстан проекты Русиядә иң яхшыларның берсе дип танылды

Башкортстаннан "Инвалидлыгы булган кешеләр өчен актив туризм" проекты Русия хөкүмәтенең туризм өлкәсендә 2025 елгы премиясе лауреаты булды. Проект авторлары коллективын бүләкләү 11 мартта Мәскәүдә Русия Федерациясе Хөкүмәт йортында узды.

Башкортстан проекты Русиядә иң яхшыларның берсе дип танылды
Башкортстан проекты Русиядә иң яхшыларның берсе дип танылды

Лауреатлар дипломнарын Русия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко тапшырды.

Бүләкләнүчеләр арасында - Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты, Русия Инвалидлар спорты берлеге президенты Флүр Нурлыгаянов, бу оешманың төбәк вәкиле Максим Кожухов, «Салют» республика тернәкләндерү үзәгенең комплекслы тернәкләндерү буенча белгече Әлфия Самойлова, педагогия фәннәре кандидаты Александр Токмаков, «Русия Спорт туризмы федерациясе» Бөтенрусия иҗтимагый оешмасының беренче вице-президенты Алексей Ярошевский.

Бүләкләү тантанасында Флүр Нурлыгаянов хәбәр иткәнчә, проект тарихы 25 ел элек башланган. Ул Дмитрий Чернышенкога Башкортстанда «Туризм һәм кунакчыллык» гомумдәүләт проекты максатларына җавап бирерлек Бөтенрусия актив туризм үзәге булдыру турында уйлауны сорап мөрәҗәгать итте.

"Туризм гаять зур тернәкләндерү потенциалына ия, бигрәк тә табигатьтә, егетләр палаткаларда яшәгәндә, үз-үзләренә хезмәт күрсәткәндә, үз-үзләренә ризык әзерләгәндә, ярышканда. Сезне 14-16 июльдә үзебезнең "Туриада"га чакырабыз. Уникаль тәэссоратлар алырсыз", - диде ул.

Фото: bashinform.ru

Автор: Денис Таваев
Читайте нас