-3 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
11 март , 14:30

Иң күп хәбәрләр - юллар буенча

Башкортстан Хөкүмәтенең Премьер-министр Андрей Назаров җитәкчелегендәге атналык утырышында социаль челтәрләрнең һәм халык мөрәҗәгатьләренең атналык мониторингы нәтиҗәләре турында фикер алыштылар.

Иң күп хәбәрләр - юллар буенча
Иң күп хәбәрләр - юллар буенча
Республикага идарә итү үзәге мәгълүматлары буенча, 2 марттан 8 мартка кадәр "Инцидент-менеджмент" һәм "ПОС" мәгълүмат платформалары 8 386 мөрәҗәгать теркәгән. Бу алдагы атнага караганда 3,5 мең хәбәргә күбрәк һәм 2025 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 4,3 меңгә күбрәк.

Башкортстан Башлыгының Социаль коммуникацияләр идарәсе башлыгы Елена Прочаковская хәбәр итүенчә, республикада яшәүчеләр иң күп мөрәҗәгатьләрне юллар темасына калдырган. Төп шикаятьләр – машина юлларын һәм тротуарларны кардан һәм боздан чистарту, шулай ук юлларны төзекләндерү һәм ремонтлау буенча. Ешрак Уфадан, Туймазы районыннан, Стәрлетамактан һәм Октябрьский шәһәреннән язганнар.

- Юл буенча мөрәҗәгатьләр беренче урында кала. Беренче чиратта сүз муниципаль әһәмияттәге юллар турында бара. Уфада кар буенча сораулар бар, чүп ташучы машиналар күп очракта контейнер мәйданчыклары янына килә алмаган. Шушыларны тикшерәбез, анализлыйбыз, – дип хәбәр итте Елена Прочаковская.

Бераз азрак, 1 830 хәбәр – төзекләндерү темасы буенча. Ишегалды территорияләрен һәм җәмәгать урыннарын кардан чистарту, җәмәгать урыннарын төзекләндерү буенча язганнар.

1 144 мөрәҗәгать – торак-коммуналь хуҗалык темасына. Иң мөһиме-түбәләрне кардан чистарту, торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү, салкын яки кайнар су белән тәэмин ителмәү, идарәче компанияләргә шикаятьләр.

- Проблема килеп чыкса. аны хәл итәргә кирәк. Бу безнең көндәлек эшебез. Министрлыкларда һәм ведомстволарда ЦУР хәбәр иткән барлык проблемаларны да игътибарга алырга тиешләр. Барлык муниципалитетлар белән эшләргә кирәк, – диде республика Премьер-министры Андрей Назаров.

 

Автор: Резеда Галикәева
Читайте нас