Звенигородта югалган балаларның берсенең гәүдәсен коткаручылар тапкан. Бу хакта РЕН-ТВ хәбәр итә.
Аны яшүсмерләр боз астына төшеп китәргә мөмкин булган урыннан агым буенча ике чакрым ераклыкта тапканнар. Элек югалган башка ике баланы эзләү дәвам итә. «ЛизаАлерт» эзләү-коткару отряды элегрәк хәбәр иткәнчә, операциядә 500гә якын волонтер катнаша.
Балаларның кайда булуы турында берни дә билгеле түгел. Аларны эзләүгә полиция хезмәткәрләре, тәҗрибәле иреклеләр, профессиональ эзләүчеләр һәм ашыгыч хезмәтләр хезмәткәрләре җәлеп ителгән. Территория вертолетлар һәм коптерлар кулланып тикшерелгән. Водолазлар су астында эзләүләрен дәвам итә.
Беренчел мәгълүматлар буенча, ике малай һәм кыз 7 мартта йөреп кайтырга киткән. Версияләрнең берсе буенча, алар дус кызларын табигатьтә 8 Март бәйрәме белән котларга ниятләгән. Уен вакытында алар бозга чыккан һәм баткан, шуннан соң аларны агым алып китәргә мөмкин.
Фото: "РЕН-ТВ"