-3 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
13 март , 09:20

Домофон алыштырам, дип 3 миллионсыз калган

Октябрьский полициясенә мошенниклык турындагы гариза белән 69 яшьлек хатын-кыз мөрәҗәгать иткән.

Домофон алыштырам, дип 3 миллионсыз калган
Домофон алыштырам, дип 3 миллионсыз калган
Беренчел мәгълүматлар буенча, аңа билгесез кеше шалтыраткан, ул үзен «Домофоннар хезмәте» хезмәткәре дип таныштырган. Абонент аңлатканча, домофон алыштырылачак һәм  башка смс-код таләп ителәчәк. Берникадәр вакыттан соң телефонга хәбәр килә, анда шалтыратырга кирәк булган «кайнар линия» номеры була. Номер буенча шалтыратып, хатын «Дәүләт хезмәтләре хезмәткәре» белән элемтәгә керә. Чит кешедән ул янәсе аның шәхси кабинетын мошенниклар ватуын һәм аңа кредит рәсмиләштерергә омтылуын, шулай ук ышаныч кәгазе ясарга өлгергәннәрен белгән. Шуңа бәйле рәвештә шәһәр кешесенә "Росфинмониторинг һәм ФСБ хезмәткәрләре" белән ашыгыч рәвештә элемтәгә керергә кирәк булган.

Өлкән яшьтәге ханым әлеге «дәүләт органнары» белән элемтәгә керә һәм барлык күрсәтмәләрне үти башлый. Шул рәвешле ул үзенең телефонына алга таба аралашу өчен мобиль кушымта урнаштырган. Шулай ук аңа аларның аралашуы турында беркемгә дә сөйләмәскә кушалар. Сөйләшү барышында пенсионер мошенникларга банк счетында өч миллион сум күләмендә акча саклануын сөйләгән. Шуннан соң әңгәмәдәш счетта мондый сумманы тоту куркыныч һәм әлеге акчаларны хәвефсез счетка күчерергә кирәк, дип аңлата. Ә банк хезмәткәрләрендә шик уятмас өчен, аферистлар акчаны акрынлап алырга һәм 
шунда ук күрсәтелгән счетны  тулыландырырга тәкъдим итә. Банк хезмәткәренең нинди ихтыяҗлар өчен ул шулкадәр акча ала дигән сорауларына хатын "ремонт өчен" җавап бирә.

Шул рәвешле, ханым 2 миллион 900 мең сум күләмендә шәхси тупланмаларыннан мәхрүм калган.

Сак булыгыз! Чит телефоннан шалтыручы булса, трубканы алмагыз. Исегездә тотыгыз: бернинди дә "хәвефсез счет"лар юк.

 

Автор: Резеда Галикәева
Читайте нас