-3 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
13 март , 10:45

Календарьда яңа һөнәри бәйрәм булдырылачак

Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатлары яңа һөнәри бәйрәм булдыру турындагы закон проектын карарга планлаштыра.

Календарьда яңа һөнәри бәйрәм булдырылачак
Календарьда яңа һөнәри бәйрәм булдырылачак
─ Закон проекты белән Башкортстанда Опека һәм попечительлек органы хезмәткәрләре көнен булдырырга тәкъдим ителә, ─– диде парламент Рәисе Константин Толкачев. ─– Аны ел саен 12 мартта билгеләү планлаштырыла. Бу көнне 1891 елда Русия империясендә опека һәм попечительлек институтына нигез салган “Уллыкка алынган һәм законлаштырылган балалар турында” закон кабул ителгән.
 
Парламент спикеры сүзләренчә, һөнәри бәйрәм көн саен балаларны яклау һәм авыр тормыш хәлендә калган өлкәннәргә ярдәм күрсәтү буенча катлаулы бурычларны хәл итүче кешеләрнең казанышларын тану билгесе булачак.
 
– Бүген Башкортстанда 70 опека һәм попечительлек бүлеге бар, аларда 380 белгеч эшли, ─– диде Константин Толкачев. –─ Аларның эше юридик грамоталылыкны гына түгел, рухи яктан да зур фидакарьлек таләп итә. Ата-ана каравыннан мәхрүм калган балаларның, өлкән яшьтәге кешеләрнең, үзе турында үзе кайгырта алмаучыларның язмышы опека хезмәткәренең профессиональлегенә, ягымлы мөнәсәбәтенә һәм изге күңеленә бәйле. Һөнәри бәйрәм оештыру ─– аларга рәхмәт әйтү, хезмәтләренең әһәмиятен ассызыклау, һөнәрләренең абруен күтәрү ысулы ул.
 
Март ахырында узачак парламентның якындагы пленар утырышында закон проектын беренче укуда кабул итү планлаштырыла.


Автор: Резеда Галикәева
Читайте нас