Әлеге төркем 2009 елдан бирле эшләп килә. Бүген анда 80ләп кеше даими шөгыльләнә. Коллективның төп юнәлеше – спорт һәм туризм, ә “йөрәге” – үз эшенә бирелгән инструктор, М. Гәрәев исемендәге спорт мәктәбендә хезмәт куючы Илмира Хафизова. Бүген төркем ике өлешкә бүленеп эшли: берсе – спорт мәктәбендә, икенчесе – ФОКта. Атнага өч тапкыр – дүшәмбе, чәршәмбе һәм җомга көннәрендә күнегүләр үтә.
Районда спорт белән шөгыльләнү өчен барлык шартлар да булдырылган: ФОКта – иркен зал, спорт мәктәбендә – гимнастика залы, үзәк стадионда – тренажёр мәйданчыгы, ял паркында ачык һавада шөгыльләнү өчен җайланмалар бар. Өстәвенә, авылларда биш спорт комплексы сафка бастырылган, өч спорт мәктәбенең филиаллары эшли.
Төркемдә, нигездә, өлкән яшьтәгеләр, кайберләре 70тән дә өстә. Әмма алар актив тормыш рәвеше алып бара: физик күнегүләр дә ясый, сулыш гимнастикасы белән дә шөгыльләнә. Күпләр үз яше категориясендә “ГТО”ның алтын билгеләренә лаек булган.
– Минем пенсионерларым: “Шушы физкультурага килеп, без кеше булып, тәнгә дәва алып кайтып китәбез”, – ди. 70-80нче еллар җырларын куеп, җиһазларда җиңелчә хәрәкәтләр күрсәтәм. Дәвасы да, файдасы да бик зур. Кызларымны бик яратам, – ди Илмира Хафизова.
Ковид чорында җиңел булмый.
– Ул вакытта 50ләп кеше йөри иде. Аннары вакытлыча туктап торырга туры килде, арабызда авырып китүчеләр дә булды. Әмма яңадан җыелдык. Сулыш гимнастикасын өйрәттем. Апалар: “Бу безне чирдән дә, үлемнән дә саклады”, диде, – дип искә ала тренер.
“ЛФК-Илеш”нең эшчәнлек юнәлешләрендә сәяхәт тә зур урын алып тора. Соңгы елларда алар Башкортстанда, Татарстанда һәм күрше төбәкләрдә булган. Чаллыда чәчәкләр бәйрәмендә катнашканнар, Болгарда Ислам дине кабул ителүнең 1000 еллыгына багышланган тантаналарда булганнар, Соль-Илецкта ял иткәннәр. Карамалы-Гобәйдә Ришат Төхвәтуллинның хәйрия концертында, Туймазы районындагы “Бабай утары” музей-комплексында, Алабугада, Златоусттагы Таганай таулары һәм Тургояк күле янында, Нуриман районындагы Сарва күлендә, Павловкадагы Кызыл кыяларда, Красноусол шифаханәсе чыганакларында булганнар.
Коллектив рухи яктан да үсәргә омтыла. Соңгы елларда М. Гафури исемендәге Башкорт академия драма театрында премьералар караганнар, “Нур” театрында – “Галиябану” спектаклен, Опера һәм балет театрында “Аккош күле” балетын тамаша кылганнар. Шулай ук Казан театрларында булганнар, Рима Баталова исемендәге Спорт әзерлеге үзәгендә мотоузышларны караганнар, Шүлгәнташ тыюлыгы музей-комплексына барганнар, хәттә Агыйдел елгасы буйлап салда йөзгәннәр.
Ел саен район мәчетләрен йөреп чыгалар, Ураза һәм Корбан бәйрәмнәрендә катнашалар, Яңа ел көннәрендә район үзәгендә киңкүләм спорт уеннары үткәрәләр.
– Бәйрәмнәрдә бергәләп җыелып, кафега барабыз, табигать кочагына чыгабыз. Илмира Назыйф кызы анда да безнең турыда кайгыртып, пылау пешерергә казан ала, саф һавада тәбикмәкләр пешереп сыйлый. Эшен яратып, бирелеп башкара, – ди апалар.
2023 елда “Зажигалки.ру” командасы белән КВНда “Иң креатив команда” номинациясендә җиңү яулаганнар, “Башкортстан буйлап сәяхәт” проекты кысаларында республиканың төрле нокталарында, географик үзәгендә булганнар, викторинада катнашып, исемле сертификатлар алганнар.
Барлык сәяхәтләр дә район хакимияте һәм спорт мәктәбе ярдәме белән мөмкин булган: автобус та бирәләр, билетларны, хәтта кунакханәләрне дә броньларга булышалар.
Бүген “ЛФК-Илеш” төркеме волонтёрлык эшеннән дә читтә калмый. Окоп шәмнәре ясыйлар, маскировка челтәрләре үрәләр, “коры армия душы” комплектлары, үлән чәйләре әзерлиләр, токмач кисәләр, чәк-чәк пешерәләр, СВОдагы якташлар өчен гуманитар йөк туплыйлар. “Без – бергә” дип аталган концерт программасы әзерләп, Иске Куктау, Йонны, Череккүл, Исәмәт авылларында чыгыш ясаганнар.
Гыйнвар ахырында ялга кайткан сугышчы белән элемтәгә кереп, дарулар, юрганнар, термо-киемнәр, носкилар, азык-төлек алып, берничә тартма ярдәм җибәргәннәр.
– Рсай авылында туып-үскән, бүген СВОдагы егет ялга кайткач, аның белән элемтәгә кереп, нәрсәләр кирәклеген сорадык. Медикаментлар кирәк, диде. Кырык мең сумнан артык җыелган акчага барысын да алып җибәрдек. Берничә көннән соң СВОдагы егетләребездән рәхмәтләр ишеттек, бик шатландык. Бу эшебезне дәвам итәбез, – ди Илмира Хафизова.
Пенсионерлар үзләре дә ЛФКның тормышларын үзгәртүен ассызыклый.
– Мин Илеш районына 10 ел элек күчендем. 2019 елда ЛФКга йөри башладым. Күп дуслар таптым. ЛФК яшәү көче бирә! – ди Фәүзия Старченко.
– Пенсиягә чыккач йөри башладым. Музыка астында күнегүләр ясыйбыз, ГТО нормативларын тапшырабыз, волейбол, пионербол уйныйбыз, эстафеталарда катнашабыз. Мондый аралашу безгә бик кирәк, – ди Флүзә Фәрхәтшина.
Әйткәндәй, бүген төркемдәге иң өлкән ханымга – 76 яшь. Элек 82 яшьлек апа да йөргән. Коллективның девизы гади: “Сәламәт тәндә – сәламәт рух”. Һәм “ЛФК-Илеш” төркеме моны көндәлек тормышы белән раслый: спортта да, сәяхәттә дә, игелек юлында да алар күпләргә үрнәк.