-3 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
13 март , 10:10

Разыяда ифтар үтте

Районыбызда танылган дәүләт эшлеклесен, чаңгы спорты буенча дөнья чемпионын, очучыны, билгеле табибларны, укытучыларны, башка билгеле шәхесләрне, шулай ук газиз әнкәмне бүләк иткән искиткеч матур табигатьле, кечкенә, әмма төш кенә Разыя авылы бар.

Разыяда ифтар үтте
Разыяда ифтар үтте


Кайчандыр аның гөрләп торган төрле социаль объектлары да булды. Бүген исә нибары челтерәп аккан бизәкле чишмәләре, авылга иман нуры сибеп, моңлы азан тавышы яңгыратып торган, якташыбыз Рәфис Фәйзуллин төзеткән мәчете бар. Биредә күптән түгел шушы авылда туган, Бөек Ватан сугышында һәлак булган батыр, зур әтисе хөрмәтенә “Әүхәди чишмәсе”н төзекләндерүче Фларит Исламов башлангычы белән, шулай ук Фәнис Габбасов, Наил Салаватов гаиләләре әти-әниләре рухына багышлап ифтар мәҗлесе үткәрде. Әйткәндәй, Мөнәвәрә әнкәемнең авылдашлары Саҗидә Йосып кызы, Галиәкбәр Гыйлемҗан улы Исламовлар күпләрнең күңелендә изге күңелле, ярдәмчел кешеләр булып уелып калган. Шушы күркәм кешелек сыйфатлары еллар дәвамында миһербанлы уллары Фларитка да күчкән. Әлеге изге Рамазан аеның дини чарасын ачып, хәзрәт Гали Гыйльфанов вәгазь һәм Коръән укыды. Нәзир Зиннәтуллин азан әйтте. Соңыннан ифтар мәҗлесенә җыелган мөселман кардәшләр махсус әзерләнгән пылау, җиләк-җимеш, камыр ризыкларыннан сыгылып торган мул табын янына якынрак килделәр. Хәзрәт исә, ифтар ашының саваплы хәйрия чарасы, изге гамәл, ихласлык билгесе булуын ассызыклады. Әлеге күркәм чара күрше авыллардан килгән мөселман кардәшләрне очраштыруы, берләштерүе белән дә үзенчәлекле. Ахырда Разыя авылының хөрмәтле хезмәт ветераннары Сафуан Әхмәтҗанов, Нәзир Зиннәтуллин әлеге изге чараны оештыручыларга, аларның якыннарына, ярдәм кулы сузган биредәге халыкка олы рәхмәтләрен белдерделәр. Бирегә җыелучылар соңыннан мәчеткә хәер-сәдакаларын салды. Халык исә, хушланып, моңлы азан тавышы астында йортларына таралышты.
 
Әнвәр СӨЛӘЙМАНОВ.


Автор: Зөһрә Исламова
Читайте нас