Һөнәргә тугрылык сүздә түгел, эштә сынала. Табиб-проктолог, медицина фәннәре кандидаты, югары категорияле табиб Илгиз Заһиров биш дистә ел кешеләр сәламәтлеге сагында тора.
Аның тормыш юлы медицинадан башланмый. Мәктәптән соң егет техник училище тәмамлый һәм өч ел дәвамында Черниковкадагы моторлар төзү заводында эшли. Әмма төп хыялы – кешеләргә ярдәм итү – аны медицина дөньясына алып килә.
1977 елда ул Башкорт дәүләт медицина институтын тәмамлый. Яшь белгеч буларак, өч ел Уфадагы 8нче медсанчастьнең проктология бүлегендә хезмәт итә. Нәкъ менә шунда аның һөнәри юлының төп юнәлеше формалаша.
1981 елда чакыру буенча Илгиз Хәмит улы Нижневартовскига юллана. Бу шәһәр аның язмышында аерым урынны били: анда ул дүрт дистә ел эшли. Бу төбәктә ул проктология хезмәтен булдыручы табибларның берсе була. Энтузиаст хезмәттәшләре белән бергәләп шәһәрдә проктология ярдәме системасын җайга сала, махсус койкалар ачыла, заманча җиһазлар кайтарыла. Нәкъ шушы елларда ул үзенең фәнни эшен йомгаклый: 2003 елда кандидатлык диссертациясен уңышлы яклый.
– Мин инде өченче буын пациентларны дәвалыйм, – ди табиб. – Кеше еллар үткәч тә: “Сез миңа ярдәм иткән идегез”, – дип рәхмәт әйтергә керсә, бу – табиб өчен иң зур бүләк.
Проктология юнәлеше дә шушы еллар эчендә зур үзгәрешләр кичерә. Элек пациентлар операциядән соң озаклап дәваханәдә ятса, бүген күп очракта 1-2 сәгатьтән өйләренә кайталар. Бу – яңа ысуллар, заманча технологияләр һәм, әлбәттә, табиб осталыгы нәтиҗәсе.
Лаеклы ялга чыккач, Илгиз Хәмит улы туган Башкортстанына кайта. Әмма озак ял итә алмый: эшсез яшәү аның өчен түгел. Ул Уфа, Дүртөйле, Югары Яркәй клиникаларында кабат авыруларны кабул итә башлый.
– Мин эшсез тора алмыйм. Операция ясагач, кешенең авыртудан котылуын күргәч, күңел тынычлана, – ди ул.
Гаиләсе дә медицина белән тыгыз бәйле: ике кызы да табиб һөнәрен сайлаган, Уфада эшлиләр.
Проктолог эшендә иң авыры – кешенең табибка соңлап килүе. Табиб үзе дә моны аеруча авыр кичерә:
– Кайчак ярдәм итә алыр идем, ә кеше соңга калган… Шуңа күрә кешеләрне курыкмаска, оялмаска чакырам. Вакытында килсә, барысы да уңай хәл ителә ала.
Аның киңәшләре гади, әмма бик мөһим: сәламәт яшәү рәвеше алып бару, табибка вакытында мөрәҗәгать итү, көндәлек рационда кишер, чөгендер, кефир кебек файдалы ризыклар булдыру.
– Безнең һөнәр – иң игелекле һөнәр. Кешегә сәламәтлеген кайтарабыз. Сәламәтлек булса, кеше барысына да ирешә ала, – ди ул.
Илгиз Заһировның тормыш юлы – һөнәргә тугрылык, кешеләргә хезмәт итү һәм үз эшеңә мәхәббәт үрнәге. Ярты гасыр эчендә меңләгән пациентка ярдәм иткән табиб өчен иң зур бәя – рәхмәт сүзләре һәм сәламәт елмаюлар.