Башкортстанда “Бердәм Русия” партиясенең төбәк башкарма комитеты җитәкчесе итеп Александр Мельников билгеләнде. Хөкүмәтнең оператив киңәшмәсендә аны Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров тәкъдим итте. Александр Геннадьевич партия эшендә 2015 елдан. Соңгы елларда җитәкченең беренче урынбасары, технологик эш бүлеге башлыгы була. Шулай ук, ул – Уфа шәһәр Советы рәисенең беренче урынбасары.
Чарада Радий Хәбиров хакимият башлыкларына “Кечкенә принцессалар балы” проектын үстерү бурычын куйды.
– 5 мартта без ел саен үткәрелүче “Кечкенә принцессалар балы”н уздырдык. Бу – мөмкинлекләре чикле балалар өчен хәйрия чарасы. Һәм ул, миңа калса, елдан-ел кызыклырак була бара – балалар да бик канәгать. Мин һәрвакыт муниципалитетлардан үзләрендә мондый чараларны үткәрүен сорыйм. Безнең республикада 20 меңнән артык мөмкинлекләре чикле бала бар. Биредә, Уфада, без ел саен 300 кызчыкны җыябыз, ә һәр муниципалитет үткәрсә, эш тагы да киңрәк колач алачак. Бу эшнең бөтен мәгънәсе дә шунда, – диде Радий Хәбиров.
Авыр тормыш хәлендә калган гаиләләрдә тәрбияләнүче сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кызлар, СВОда катнашучыларның үзенчәлекле балалары өчен хәйрия чарасы республикада 7нче тапкыр узды.
Башкортстанда бер атна эчендә торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә 47 техник инцидент булган. Бу хакта торак-коммуналь хуҗалык министры Ирина Голованова хәбәр итте.
Әйтик, Туймазыда салкын су белән тәэмин итүнең сигез сәгатьтән артык вакытка өзелүе теркәлгән, алты шәхси йорт сусыз калган. Ведомство җитәкчесе билгеләп үтүенчә, хәзерге вакытта барлык ремонт эшләре тәмамланган, су бирү тергезелгән. Шулай ук, Ирина Голованова урамнарны җыештыруда 2113 берәмлек техника һәм 3309 урам себерүче эшли, дип белдерде.
Республиканың Фән һәм югары белем бирү буенча дәүләт комитеты башлыгы Светлана Мостафина хәбәр итүенчә, Башкортстанда 16,5 меңнән артык потенциаль абитуриент бар.
– 2008 елда туучылар саны югары булу 2026 елда Башкортстанда кабул итү кампаниясенең төп факторы булачак, – дип билгеләде Светлана Мостафина. – Быел республикада 11нче сыйныфны тәмамлаучы 16,5 меңнән артык потенциаль абитуриент исәпләнә.
Шул ук вакытта, ул белдерүенчә, агымдагы елга республика югары уку йортларында бюджет урыннары күләме, урта һөнәри белем, югары белем, аспирантура һәм ординатура программаларын исәпкә алып, 17424 урын тәшкил итә, бу, узган елдагы белән чагыштырганда, 3,2 процентка күбрәк. Югары квалификацияле кадрлар әзерләүгә бюджет урыннары саны арттырылды, аспирантура һәм урта һөнәри белем бирү программалары буенча да.
Киңәшмәдә Радий Хәбиров республикада юлдагы чокырларны ямауга керешергә кушты. Төбәк җитәкчесе сүзләренчә, хәтта Уфада да “шактый зыян күргән юллар” бар. Мәсәлән, Салават Юлаев проспектында температура үзгәрү аркасында юл өслеге юылган. “Безгә әле кардан чистартырга да чистартырга, әмма температура күтәрелү белән, кар тиз эри һәм юллар җимерелә”, – диде Радий Хәбиров.
Ул кар эрү белән чокырларны ямау эшенә керешү бурычын куйды. Моннан тыш, Радий Хәбиров юлларны ремонтлау мәсьәләсен атналык оператив докладка кертергә һәм вәзгыятьне даими күзәтүдә тотарга, шулай ук юл өслеге ныклап җимерелгән очраклар турында хәбәр итәргә кушты.