-7 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
14 март , 17:40

Батырның медале туган ягына кайтты

Бөек Ватан сугышы ветераны Барый Галләмовның медале 83 елдан соң туганына тапшырылды.

Батырның медале туган ягына кайтты
Батырның медале туган ягына кайтты
Бөек Ватан сугышы тәмамланганга 80 елдан артык вакыт узды. Әле һаман да хәбәрсез югалган сугышчыларны, каберләрне эзләү, яңа мәгълүматлар туплау дәвам итә. Агымдагы елның Ватанны саклаучылар көне Кырмыскалы районының Иске Акташ авылында яшәүче Нәзифә апа Әхтәмова һәм аның балалары, оныклары, туруннарының күңелендә тагын бер мөһим, истәлекле һәм тарихи вакыйга белән уелып калачак. Бөек Ватан сугышында батырларча һәлак булган бабалары Барый Галләмовның үзе исән чагында алырга өлгермәгән дәүләт бүләге “Хәрби батырлык өчен” медале күпме елдан соң табылып, тантаналы шартларда аның туганнарына тапшырылды.

Барый Хәйретдин улы Галләмов 1921 елда Иске Акташ авылында күпбалалы гаиләдә дөньяга килә. 18 яше тулу белән 1939 елда армия сафларына чакырыла. Ул вакытта хәрби хезмәт өч ел дәвам итә. Инде хезмәтен тутырып кайтырга торганда, Бөек Ватан сугышы башлана һәм ул турыдан-туры сугышка озатыла. Анда ул 13нче армиянең 211 укчылар дивизиясендә хезмәт итә. Берничә тапкыр яралана, ләкин сафка баса. Яшь кенә булуына карамастан, ул үзен кыю, курку белмәс яугир итеп күрсәтә. 1943 елда Брянск өлкәсенең Чернево һәм Клишино авылларын азат иткәндә, аларның бер төркемен партизаннарга ярдәмгә җибәрәләр. Пулеметчы Барый да шунда эләгә. Яуда күрсәткән кыюлыгы һәм батырлыгы өчен дәүләт бүләгенә – “Хәрби батырлык өчен” медаленә тәкъдим ителә. “1943 елның 17 һәм 19 февралендә дошман тылында партизаннар белән берлектә Клишино авылын азат итүдә катнаша. Буш йортта качып, дошманнарның миномет расчетын юк итә. Кыска чират белән полицайларны кырып сала. Яудашы һәлак булгач, көрәшне берүзе дәвам итә һәм 25 фашистны тар-мар итә.
Дәүләт бүләге – “Хәрби батырлык өчен” медаленә тәкъдим ителә”, – командиры тарафыннан 5 мартта имзаланган бүләкләү кәгазендә нәкъ шулай язылган. Ә 9 мартта 211нче укчылар дивизиясе командиры, генерал-майор Виктор Махлиновскийның батырлык күрсәтүчеләрне бүләкләү исемлеге белән боерыгы чыга.
Кызганычка каршы, чираттагы яу якташыбыз өчен соңгысы була – 17 мартта Барый Хәйретдин улы батырларча һәлак була һәм туганнар каберлегендә җирләнә. Исән чагында медален алып өлгерми.
Бу мәгълүматны Русия Оборона министрлыгының “Халык хәтере” интернет порталында һәм башка архивларда икетуган оныкасы Гүзәлия Гыйззәтуллина эзләп таба. Архив документларын җентекләп тикшергәннән соң, ул Мәскәү шәһәренә хат язарга карар итә. Анда ул барысын да дәлилләп, әлеге медальнең бабасына тапшырылу турында билгеләмә булмаганлыгын да өсти һәм күп тә үтми Русия Оборона министрлыгыннан җавап хаты килеп төшә. Анда да дәүләт бүләгенең тапшырылмавын раслыйлар һәм бу мәсьәлә белән урындагы хәрби комиссариатка мөрәҗәгать итәргә кушалар, әлеге медальне алар аша алу мөмкинлеге турында аңлаталар. Аннары бу җаваплы эшне үз өстенә Нәзифә апаның оныгы Фәнзил Шәфыйков ала. Барлык документларны җыеп, ул Архангель һәм Кырмыскалы районнары буенча хәрби комиссариатка илтеп бирә һәм алар бу эшне ахырына җиткерүдә – медальне яугирнең иң якын туганына – Нәзифә апа Әхтәмовага тапшыруда зур ярдәм күрсәтә.
Һәм, ниһаять, 83 елдан соң батыр якташыбызның бүләге туган якларына “кайтты”. Медальне Сахай авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Ришат Хөснетдинов тапшырды, мондый патриотик рухтагы чараның яшь буын катнашлыгында үтүе зур әһәмияткә ия булуын да ассызыклап үтте.
– Бу бүләкләр ияләренә тапшырылса, гаделрәк булыр иде, әмма, кызганыч, алар арабызда юк. Нәзифә апа, сезнең гаилә – барысына да үрнәк, 5 балага лаеклы тәрбия биреп үстердегез. Үзегез дә, балаларыгыз да намуслы хезмәтегез белән авыл­дашларыгызның тирән хөрмәтен яуладыгыз һәм бүген дә авыл биләмәсе тормышында актив катнашып яшисез. Сезнең балаларыгыз, оныкларыгыз, туруннарыгыз әлеге документларны һәм яугирнең лаеклы бүләген гаилә архивында әти-бабайларының, абый­ларының ядкаре итеп саклар, буыннан-буынга тапшырыр дип ышанам, – диде Ришат Равил улы, шундый зур эш башкаруларына рәхмәт сүзләре җиткереп.
Әлеге эшнең барышын башыннан ахырына кадәр ничек башкарылуын күреп-белеп торган Гүзәлия Нәгыйм­җан кызының тормыш иптәше – Бөек Ватан сугышы ветеранының улы, Әлшәй районының шәрәфле шәхесе Фәрит Гобәй улы Хәйбрахманов та гаилә тарафыннан зур эш башкарылуын билгеләп үтте һәм шулай ук ул Архангель һәм Кырмыскалы районнары буенча хәрби комиссариат җитәкчелегенә әлеге мөһим эштә зур ярдәм күрсәтүләре өчен чиксез рәхмәтләрен җиткерде.
Әлбәттә, медальне тапшыру тантаналы һәм дулкынландыргыч булды. Нәфисә апа үзе дә – Бөек Ватан сугышы ветеранының кызы. Кызганычка каршы, әтисе Халит Хәйретдин улын ул фоторәсемнәр аша гына белә. Армия сафларында хезмәт итеп кайткач, егет шушы авыл кызы Гайшә белән өйләнешеп, Белорет якларына чыгып китәләр, шунда эчке эшләр органнарына эшкә урнашалар. Кызганычка каршы, Бөек Ватан сугышы башлана һәм Халит Галләмов 1941 елның октябрендә фронтка китә, ә Гайшә, чит җирдә ялгызы калмас өчен, туган авылына кайта. 1941 елның 12 нояб­рендә, бер айдан, кызы дөньяга аваз сала. Кызганычка каршы, әтисенә – кызын, кызына әтисен күрү бәхете насыйп булмый. Халит Гал­ләмовның сугыштан бердәнбер хаты гына килә. Анда: “Гайшәкәем, кызыбыз туамы, малаймы? Өйдә иркенләп сөйләшеп тә булмады. Малай булса, Венер дип кушарсың, кызыбыз Нәзифә булсын...” – дип язылган була.
Картлык көнендә шушы вакыйгаларны искә төшерү, балачагына әйләнеп кайту Нәзифә апага бер дә җиңел булмады, күзләренә яшь тулды, тамагына төер утырды. Йөгерешеп йөргән оныклары, туруннары гына аның бу халәтен җиңеләйтеп, йөзенә елмаю чыкты. Алар да, кайберәүләре әлегә кечкенә булса да, бу вакыйганың нинди мөһим булуын яхшы аңлый. Әнә бит хәрби киемнәр киеп, әлеге чарага җырлар, биюләр, шигырьләр дә әзерләгәннәр. Стенада эленгән фоторәсемнәрдән аларга герой бабалары карап, барысын да күзәтеп тора төсле.
Медальне Нәзифә апаның күкрә­генә тагу – искиткеч монументаль тарихның бер өлеше, ул барлык гаилә әгъзаларының да, килгән кунакларның дә күңелендә тирән эз калдырды һәм аеруча яшь буында шундый батыр­ларның дәвамчылары булуларына горурлык хисләрен арттырды. Бу – гади бер вакыйга гына түгел, ә киләчәк буыннар өчен дәрес тә булды, шул ук вакытта илебезнең үткәненә, данлыклы тарихына сәяхәт кылырга мөм­кинлек бирде.
Иске Акташ авылында яшәүче бу гаилә кебек, һәркем илебез азатлыгы өчен көрәшкән һәм яу яланында башын салган туганнарын эзләүне, аларның хәрби юлын өйрнүне дәвам итәргә һәм бу изге эстафетаны яшь буынга тапшырырга тиеш, чөнки алар безнең тыныч күк йөзе, илебез азатлыгы өчен һәлак булган, һәм аларның исемнәре мемориал ташларына уеп язылырга һәм онытылмаска тиеш! Үткәнеңне белмәсәң, киләчәккә ышанычлы карап булмый. Шуңа күрә, илебез, гаиләбез тарихын онытмыйк, алар безне көчле, акыллы, бердәм итә.
Барый Галләмовның күпсанлы туганнары да киләчәктә ул җирләнгән урынны – Брянск өлкәсендәге туганнар каберлеген барып күрү һәм туган якның туфрагын алып барып, кадерле кешеләренең истәлегенә башын иеп, тыныч күк йөзен яулауга үзенең гомерен биргән бабаларына рәхмәт­ләрен җиткерү теләге белән яна.

Эльвира ЯМАЛЕТДИНОВА, “Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Кырмыскалы районы.
Автор фотолары.
Батырның медале туган ягына кайтты
Батырның медале туган ягына кайтты
Автор: Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас