ЗАГС реестры 2026 елның беренче айларына нәтиҗә ясады. Малайларны еш кына Михаил, Александр, Артем, Тимофей һәм Матвей дип атаганнар. Кызлар арасында София, Василиса, Анна, Ева һәм Варвара алда бара.
Ә менә аерылып торырга теләүчеләр улларына Мөхәммәд Әмин, Альпарслан, Җамал, Нуретдин һәм Якир исемнәрен сайлаган. Кызларны Ошурмо, Диерахон, Хәнифәбону, Кристаль һәм Чээнэ дип атаганнар.