-1 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
17 март , 10:45

“Акыллы технологияләр” стадионнарга үтеп керде

Киләчәктә бу система ата-аналарга баланың күнегүләргә исән-имин килеп җитүе турында да хәбәр җибәрәчәк.

“Акыллы технологияләр” стадионнарга үтеп керде
“Акыллы технологияләр” стадионнарга үтеп керде
Кичә Хөкүмәтнең оператив киңәшмәсендә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Тәтешле районының элекке җитәкчесе Фәнүр Шәйхисламовның мәдәният министрының беренче урынбасары итеп билгеләнүен һәм министр вазыйфасын башкаруын белдерде. “Безгә бик күп мәсьәләләрне хәл итәргә кирәк. Мәдәни процесслар тукталырга тиеш түгел, вакыйгалы чаралар күп. Без бүген бу хакта фикер алышырга килештек”, ─– диде Радий Хәбиров.

Киңәшмәдә торак-коммуналь хуҗалык министры Ирина Голованова авыр кар астында түбәләр ишелү очраклары турында хәбәр итте. “Температура үзгәрү сәбәпле, республикада түбәләрдән кар ишелү очраклары кискен артты, шулай ук йортларның түбәләре җимерелү дә теркәлде”, — дип билгеләде министр.
 
Ул белдерүенчә, Краснохолм авылының Фрунзе урамында һәм Уфаның Гоголь урамында урнашкан күпфатирлы йортларда кар авырлыгы астында түбәләр өлешчә ишелеп төшкән. Нефтекамада шәһәр Мәдәният үзәге бинасында кар төшү нәтиҗәсендә керү төркеме өлешчә ишелгән. “Хакимият башлыкларыннан йорт һәм социаль объектлар түбәләрен кардан һәм боздан вакытында чистарту зарурлыгына аерым игътибар бирүләрен сорыйбыз”, ─– дип мөрәҗәгать итте министр муниципалитет җитәкчеләренә.
 
Башкортстан Башлыгы Берләшкән Гарәп Әмирлекләреннән Русия туристларын кайтаруны уңышлы оештырган өчен рәхмәт белдерде. Якын Көнчыгыштагы вәзгыять кискенләшү һәм авиарейсларны гамәлдән чыгару нәтиҗәсендә, анда ял иткән Башкортстан туристлары, ул илдә вакытлыча ябылып калды. Радий Хәбиров тарафыннан гражданнарны кире Русиягә кайтаруны тәэмин итү бурычы куелды. Ситуацион үзәк булдырылды, анда Башкортстан кешеләре Якын Көнчыгыштагы туристларга ярдәм чаралары белән бәйле сораулар буенча мөрәҗәгать итә алды. Төбәк структура­ларының дипломатик вәкиллек белән берлектә эшләве нәтиҗәсендә республика халкын Берләшкән Гарәп Әмир­лекләреннән чыгару оператив оештырылды.
 
Башкортстанда 21 медицина учреждениесе федераль бюджет исәбенә 2028 елга кадәр 600 миллион сумлык заманча тернәкләндерү җиһазлары белән җиһазландырылачак. Бу “Сәламәтлекне тергезү өчен оптималь медицина реабилитациясе” федераль проекты кысаларында мөмкин булачак. Бу хакта сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин белдерде. Ул СВОда катнашучыларны комплекслы тернәкләндерү буенча системалы эш алып барылуы турында сөйләде. Айрат Рәхмәтуллин белдерүенчә, медицина тернәкләндерүе республиканың барлык медицина округларында да стационар һәм амбулатор-поликлиника шартларында үткәрелә.
 
Республика сугыш ветераннары клиник госпиталенең консультатив-координация үзәге шушы системаның мөһим звеносы булып тора. Биредә белгечләр оештыру-методик ярдәм күрсәтә һәм СВОда катнашучыларны дәвалауны контрольдә тота. Айрат Рәхмәтуллин аңлату­ынча, СВОда катнашучыларны медицина тернәкләндерүенең төп бурычлары –─ яраланудан соң комплекслы тернәкләнү, дәвалауны көйләү өчен федераль үзәкләрдә консульта­цияләр алу. Һәр сугышчы өчен психотерапевтик тернәк­ләндерү һәм ярдәм, шулай ук озак вакытлы шәхси тернәкләндерү программасы эшләнә.
 
Республика сугыш ветераннары госпитале дә зур бурыч үти, ул былтыр СВОда катнашучыларга медицина реабилитациясен оештыру буенча Русиядә иң яхшысы дип танылган. Бу вакыт эчендә әлеге медицина учреждениесендә 5,5 меңгә якын яугир амбулатор дәвалану алган, 2,5 меңе стационар шартларда дәваланган, 1,5 мең сугышчы тернәкләндерү узган. Аларның күбесе хезмәтен дәвам итү өчен алгы сызыкка кайткан.
 
Башкортстанда спорт тармагын санлы трансфор­мацияләүнең икенче этабы башланды. Хәзер “акыллы” технологияләр турыдан-туры стадионнарга, спорт комплексларына һәм спорт сарайларына “килә”. Модернизацияләүнең төп элементы булып интеллектуаль камералар тора. “Безнең алдагы адым – ясалма интеллект технологияләрен турыдан-туры халык шөгыльләнә торган спорт объектларында кертү. Яңа җиһаз видеоязма алып барырга гына түгел, вәзгыятьне анализларга да сәләтле. Камералар килүчеләр санын автомат рәвештә исәпли, яңаларын даими килүчеләрдән аерып, бу залларның чын йөкләнешен күзәтергә мөмкинлек бирә. Киләчәктә система ата-аналарга баланың күнегүләргә исән-имин килеп җитүе турында белешмә җибәрә алачак”, – диде вице-премьер, спорт министры Руслан Хәбибов.
 
Барлык мәгълүматлар төбәк Спорт министрлыгының бердәм санлы платформасына агыла. Бу теләсә кайсы вакытта мәйданчыкларда барган хәлләрнең тулы һәм объектив картинасын бирә. Яңалыкларның нәтиҗәлелеген беренче мәгълүматлар раслый. Әйтик, аналитика күрсәтүенчә, бер атна эчендә генә дә Уфадагы Көрәш сараенда – 5 меңнән артык, ә Фехтование үзәгендә 1,2 меңгә якын кеше булган. Тренировкаларның уртача дәвамлылыгы 2-3 сәгать тәшкил итә. Система, шулай ук, аудиториянең җенес-яшь составын төгәл исәпкә алырга мөмкинлек бирә.
 
Автор: Резеда Галикәева
Читайте нас