-2 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
17 март , 15:48

Балага бирелгән акчаны ана эчеп бетерә...

Әтисен югалткан сабый өчен түләүләр һәрвакыт максатка ярашлы тотыныламы? Чираттагы тапкыр хөкүмәт социаль пенсияләрне индексацияләү турындагы яңалык белән сөендерә. 2026 елның 1 апреленнән социаль пенсияләр 6,8 процентка индексацияләнәчәк. Шушы турыдагы карарга кул куел­ган инде, бу дәүләтнең халыкның иң якланмаган катламнары – өлкән яшьтәге кешеләр, инвалидлар һәм туендыручысын югалтучыларны кайгыртуы турында сөйли. Бу, һичшиксез, изге эш. Инфляция акчаларны ашый, пенсиягә өстәмә булу яшәешне җиңеләйтә. Әмма теләсә кайсы яхшы күренешнең күләгәле ягы да бар...

Балага бирелгән акчаны ана эчеп бетерә...
Балага бирелгән акчаны ана эчеп бетерә...
Кызганычка каршы, социаль пенсияләрнең артуы һәрвакытта да аны алучының тормышын яхшыртуга китерми. Кайбер очракларда ул тирән тамырланган социаль җәрәхәтне – эчкечелекне үстерергә булыша. Күз алдында андый мисаллар аз түгел. Гаилә башлыгын – туендыручысын югалту нәтиҗәсендә социаль пенсия алып яшәүче хатын-кызлар арасында беркайда да эшләмичә, шушы акчаны аракыга тотынып, кәеф-сафа корып яшәүчеләр дә бар. Бу вәзгыятьтә аның балалары зыян күрә. Ваемсыз ана хөкүмәт биргән акчаны үзенә сарыф итә, ә баласын картайган пенсионер әти-әнисе карамагына калдыра. Шулай итеп, баланың бабаларының һәм әбиләренең – хәзер инде үзләре чак аякта басып торучы кешеләрнең җилкәсенә авыр йөк ята. Алар оныкларын үзләренә ала, чөнки баланың салкында һәм пычракта үсүенә тыныч кына карый алмыйлар. Һәм менә шунда күңелсез исәп-хисап килеп чыга да инде: дәүләт исерек ананың социаль пенсиясен арттыра, һәм ул бу акчага рәхәтләнеп эчә. Бабай белән әби үз пенсиясенә оныгын да тәрбияләргә мәҗбүр. Кәккүк-ана өчен пенсияне арттыру мондый вәзгыятьтә баланың тормышын яхшыртмый.
Барлык бәхетле гаиләләр дә бер-берсенә охшаш, ә бәхетсезләренең һәркайсы үзенчә бәхетсез, диләр. Хак сүзләр. Ел саен артучы социаль пенсия исәбенә типтереп көн күрүче кызлары Тәсмиянең (исеме үзгәртеп алынды) баласын инде ун еллап картаеп беткән әти-әнисе тәрбияли. Ә ваемсыз ханым үзенә ничек ошый, шулай яши бирә. Мәктәптә укучы кызының беренче сентябрьгә яки Яңа ел бәйрәменә нинди күлмәк киеп барасы да, чәчен кем матурлап үрәсе дә кызыксындырмый аны. Тәсмия шәһәрдә кайчандыр әти-әнисе алып биргән бүлмәсендә яшәп ята. Ул инде кырыкны узган хатын. Төрле эшләргә кереп караса да, беркайда да озак эшләми, эчкән өчен куыла. Тәсмиянең ире, гади эшче, үзеннән соң кечкенә кызын һәм хатынын калдырып, бик иртә вафат булды. Әтисен югалткан сабый өчен “хәвефсезлек мендәре” булырга тиешле социаль түләүләрне хатын үзенә тотына. Ирен җирләгәннән соң бер көн дә тырышып эшләргә омтылмады. Нигә? Тотрыклы керем бар бит.
– Тәсмия ике-өч айга бер күренеп китә, – ди аның әнисе, яулык чите белән күз яшьләрен сөртә-сөртә. – Безгә ярдәм итү турында уенда да юк.
Юридик яктан Тәсмия – опекун. Ә чынлыкта бала – әбисе һәм бабасында. Бу күренештә иң башка сыймаганы хәтта Тәсмиянең эчүе дә түгел, ә оятсызлыгы. Бу аның иренең үлеменнән соң бирелүче пенсияне үзенә генә тотынуы. Туендыручыны югалту буенча пенсия – ул балага әтисен башка беркайчан да күрмәячәге өчен компенсация. Аны мәктәпкә бабасы йөрткән өчен. Туенда әтисенең хәер-фатыйхасы булмаячагы өчен. Ә Тәсмия һаман “хәсрәт кичерүче тол хатын” ролендә яши. Ул туры мәгънәдә карак түгел – акча аның исәбенә килә, нәкъ менә ул рәсми вәкил бит. Ләкин, асылда, бу акчага сатып алынган һәр йотым алкоголь – үз кызыннан урланган ризык, кием, игътибар.
“Ни өчен опека органнары дәшми соң?” – дигән сорау туа. Гаиләнең барлык күршеләрен һәм танышларын газаплый әлеге сорау. Ни өчен опека органнары андый анадан тәрбиягә хокукны тартып алмыйлар һәм түләүләрне турыдан-туры пенсионер әти-әнисенә тапшырмыйлар? Ә Тәсмия ата-ана хокукларыннан баш тартырга теләми бит! Формаль яктан ул хокуклардан мәхрүм ителмәгән, чөнки баласы куркыныч астында түгел – тук, киенгән, мәктәпкә йөри, әби-бабасы аны өф итеп кенә тота. Алар үз кызларын судка бирергә дә теләми.
Дәүләт балага акча түләп, аның чыгымнарын контрольдә тотмаганда, мондый Тәсмияләр җырлап яшәячәк. Чит кеше исәбенә. Инде булмаганнар исәбенә. Яши башлаучылар исәбенә.

Миләүшә Латыйпова,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.


Автор: Миләүшә Латыйпова
Читайте нас