Аның сүзләренчә, “җинаятьчеләрне тоту белән шөгыльләнүче сериалларда “текә” егетләр һәр биш минут саен эчә” һәм, гомумән, алар эчәргә сәбәп табып кына тора. Шуның нәтиҗәсендә, имеш, тамашачылар аларга охшарга тырыша башлый.
Исерткеч эчемлекләр тулы стакан-рюмкаларны фильмнардагы тискәре персонажларга гына “тоттырырга” кирәк, дип өстәде Геннадий Онищенко. Ул вакытта русиялеләр үзләрен кабахәтләр белән ассоциацияләмәячәк һәм шешәгә ябышудан туктаячак. Сез ничек уйлыйсыз?