Җинаятьчеләрнең корбаны - 38 яшьлек хатын-кыз. Мошенниклар аны бер атна капканда тоткан. Хатын-кызга ФСБның ялган хезмәткәреннән шалтырату килгән, ул аның чит дәүләтләрне финанслауда шикләнелүен хәбәр иткән. «Мәсьәләне хәл итү» өчен аның белән башка ведомство вәкилләре элемтәгә керергә тиеш булган. Бу сөйләшүдән соң зыян күрүче белән, янәсе, Дәүләт хезмәтләре һәм Үзәк Банк белгечләре элемтәгә кергән. Алар хатын-кызны аның исеменә зур суммага кредит рәсмиләштерергә тырышуларына ышандырган. Акчаларны саклау өчен, җинаятьчеләр яңа счет ачарга һәм булган тупланмаларны аңа күчерергә киңәш иткән.
Җинаять җаваплылыгыннан куркып, зыян күрүче аферистларның инструкцияләрен үти. Ул банкоматларда акча салдыра һәм аларны таләп ителгән счетларга күчерә. Әмма аның 5 миллион сум күләмендәге акчасы беткәч, мошенниклар хатын-кызның күчемсез милке белән кызыксына башлый һәм аны аларга рәсмиләштерергә күндерергә тырыша. Гариза бирүче аларның мошенниклар икәнен аңлый һәм полициягә мөрәҗәгать итә.
Сак булыгыз! Чит номердан шалтыратуларны алмагыз! Мошенниклар бер тозакка алса, аннан ычкыну бик авыр.