Редакция Башкортстанда яшәүчеләргә гаилә кыйммәтләрен, җылылык һәм мәхәббәтне күрсәтүче фотосурәтләр белән уртаклашырга тәкъдим итә.
Катнашу өчен 25 мартка кадәр «Вконтакте» социаль челтәрендәге «Молодежная газета» төркемендә махсус постка комментарийда гаилә сурәтен җибәрергә кирәк. Мөһим нюанслар: гаиләдән бер генә фотография кабул ителә, конкурсантлар Башкортстанда яшәргә тиеш. Катнашучының исемен һәм фамилиясен, шулай ук яшәгән торак пунктны күрсәтергә кирәк.
25 мартка кадәр дәвам итәчәк беренче этапта редакция иң күп лайк җыйган 10 рәсемне сайлап алачак. Нәкъ менә әлеге финалчылар җиңү өчен көрәшне дәвам итәчәк.
Финал тавыш бирү 25 марттан 1 апрельгә кадәр шул ук төркемдә узачак. Җиңүче интернет-тавыш бирү нәтиҗәләре буенча билгеләнәчәк.
Фото: «Молодежная газета»