Ниләр генә язмыйлар анда! Кайбер оятсызлар кешенең күзенә туры карап әйтә алмаган начар сүзләрен яудыра. Анонимлыктан файдаланып, мондый адәмнәр кеше хезмәтенең бәясен төшерү, абруен какшатудан ләззәт ала микән – белмәссең.
Әмма, ничек кенә булмасын, Интернет низаглашу, теләсә нәрсә язу урыны булырга тиеш түгел. Андыйларга карата тиешле закон кулланылып, алар һәр гамәле өчен җавап бирә башласа, Интернет күпкә чистарып китәр иде. Тәнкыйтькә килгәндә, әлбәттә, аңа урын булуы зарур, әмма ул дөрес юнәлештә күтәрелеп, теге яки бу проблеманы хәл итү юлларын күрсәтсен. Ә әлегә, кызганычка каршы, социаль челтәрләр күп очракта тискәре мәгълүмат тарату урыны булып кала.