Утырышны Премьер-министр урынбасары, спорт министры Руслан Хәбибов үткәрде. Шулай ук Совет эшендә видеоэлемтә буенча Стратегик башлангычлар агентлыгы генеральный директорының беренче урынбасары Игорь Карачин катнашты. Советта билгеләп үтелгәнчә, Башкортстан илдә Агентлыкның алдынгы идеяләрен кертүнең нәтиҗәле системасын төзи алган тәүге төбәкләрнең берсе булды. Һәм 2025 елга республика тормыш сыйфаты рейтингында 40нчы урыннан 9нчы урынга күтәрелде. Моннан тыш, Совет утырышында инклюзивлыкны үстерү, төзекләндерү, шулай ук мәгариф өлкәләрендә башкарылучы эшләр турында фикер алыштылар.
Башкортстан Башлыгының социаль сәясәт мәсьәләләре буенча киңәшчесе Альбина Касыймханова билгеләп үткәнчә, озак һәм җентекле эш исәбенә, әйтик, сыйныф җитәкчеләренең йөкләнешен киметергә мөмкин булды, бу балаларның белем сыйфатында да чагыла.
Чарада Октябрьский шәһәре башлыгы уңайлы мохит, иҗтимагый киңлекләр турында сөйләде. Шулай ук коммерциягә карамаган оешмалар гражданнарның тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлтелгән проектлары турында чыгыш ясады. Быел бөтен күрсәткечләрне яхшырту өчен зур һәм нәтиҗәле эш көтә. Һәр чыгыш ясаучы билгеләгәнчә, эшнең төп максаты - гражданнар тормышы өчен уңайлы шартлар булдыру, сыйфатлы белем бирү һәм медицина хезмәтләреннән файдалану мөмкинлеген арттыру.
Утырыш ахырында тормыш сыйфатының дәүләт рейтингы күрсәткечләрен яхшыртуга зур өлеш керткән кешеләр бүләкләнде.