-1 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
18 март , 08:20

Башкортстан урманнарында - дәрвишләр

Алар җирне чокып кереп яши.

Башкортстан урманнарында - дәрвишләр
Башкортстан урманнарында - дәрвишләр

Башкортстандагы бер урман землянкасына ике дәрвиш яши. Аларны Ырымбур туристлары барып тапкан.

Хатын-кызларның берсе Орскидан, икенчесе Краснодар краеннан. Цивилизация уңайлыкларыннан хатын-кызларда сәгать һәм кояш батареясе генә.
Аларның землянкасында берничә бүлмә бар, шуларның берсе – дәрвишләр туктаусыз гыйбадәт кыла торган келья.

Атна көннәрен алар кулдан санап, барысын да дәфтәрләренә язып бара. Туристлар белән очрашканда аларның исәп-хисапларда ялгышканы һәм бер тәүлеккә алдан «иртәгәсе көн» белән яшәгәне ачыкланган.

"Кызыл таң"ның да МАХ мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен сылтама буенча үтегез: max.ru

Фото: "УФА Online"

Автор: Резида Валитова
Читайте нас