Бу уйлар миңа күптән тынгы бирми иде, ә Яңа ел каникулларыннан соң көчәйде генә. Мәктәптә алкогольгә бәйле соңгы вакыйга Яңа ел алдыннан булды. Каникуллар алдыннан соңгы көн һәрвакыт ызы-зыгылы. Иртәдән башлап башлангыч сыйныф укучылары өчен чыршы бәйрәмнәре үтә. Ә кичен – өлкән сыйныф укучылары өчен дискотекага күчүче бал-маскарад. Монда көтелмәгән хәлләр булгалый. Кайбер директорлар бу чараны бөтенләй уздырмый, шуңа өлкән сыйныф укучыларын өйләренә кайтарып җибәрә.
Ләкин безнең традицияләрне бозасыбыз килмәде. Бигрәк ямьле бәйрәм бит: өлкән сыйныф укучылары балга килә, кайберләре битлек кия, кайберләре маскарад костюмыннан. Ләкин, кызганычка каршы, бу юлы да көтелмәгән хәл килеп чыкты. Билгеләнгән сәгатьтә мәктәпкә кыек атлап тугызынчы сыйныф укучысы килеп керде. Дежур администраторның кочагына егылыр алдыннан ул ярты шешә виски эчүен һәм вискины кола белән “юып җибәрүен” шатланып хәбәр иткән.
Мыеклары яңа төртеп чыккан үсмерләр тизрәк “олылар” булырга ашыга. Өлгергәнлек символы булып, имеш, алкоголь хезмәт итә. Аны болай гына эчү авыр да, тәмсез дә, шуңа күрә алар спиртлы эчемлекләрне татлы эчемлекләр белән бутый, бу исә алкоголь тәэсирен көчәйтә, хәтта аңны югалтуга кадәр барып җитәргә мөмкин.
Мондый очракларда “ашыгыч ярдәм” чакырыла, ә үсмерне наркология диспансерында исәпкә куялар. Ә бу – гомерлеккә “кара тамга” дигән сүз. Машина йөртү таныклыгы алу, дәүләт хезмәтенә эшкә керү һ.б. белән проблемалар туачак. Үсмерне кызганып, телефоннан әтисен чакырдык, ул шунда ук мәктәпкә килеп җитте һәм улы белән җитди сөйләшү булачагын вәгъдә итте.
Шушы хәлдән тыш, бал-маскарад һәм дискотека уңышлы гына узды. Ә мин уйга калдым: балалар – безнең чагылыш кына, үзең тәртипле булмагач, көзгегә үпкәләүдән файда юк. Шулай да үсмерләр ни өчен эчә? Миңа калса, моңа артык еш һәм күп эчкән ата-аналар гаепле.
Белгечләр исәпләвенчә, әгәр ата-аналар спиртлы эчемлекләрне чиктән тыш күп куллана икән, балаларының эчкече булу ихтималлыгы дүрт тапкыр күбрәк.
Үсмерләрнең алкоголь куллануы – җитди социаль проблема. Мондый балаларның мәктәптә, һичшиксез, проблемалары туа, аларда уку материалын үзләштерү, аралашу белән бәйле кыенлыклар барлыкка килә. Моны мин укытучылык тәҗрибәмнән чыгып әйтәм. Ә иң начары – мондый үсмерләр алкогольгә психоактив матдәләр дә өстәргә ярата.
Үсмерләрнең эчкечелегенә каршы көрәштә төп кыенлыкларның берсе – спиртлы эчемлекләрнең һәркем өчен сатып алу мөмкин булуыдыр. Мөгаен, тәмәке сатуга каршы кабул ителүче бик кырыс чаралар алкоголь сатуга карата да кулланылса, үсмерләрнең эчкечелеге белән хәлне тиз арада яхшырту мөмкин булыр иде. Бу чараларга бәяләрне күтәрү дә, акциз системасын катлауландыру да, сатылу вакыты, сәүдә нокталары буенча чикләүләр дә керә.
Ата-аналар бу мәсьәләдә аеруча өстенлекле роль уйнарга тиеш. Һәрхәлдә, бернинди гаилә тантаналары да балалар алдында эчеп утыруны аклый алмый.
Үсмер балалары булган 740 гаилә катнашлыгында үткәрелгән сораштыру нәтиҗәләре күрсәтүенчә, 21 яшькә кадәр үсмерләр тәрбияләнүче гаиләләрдә балаларның 6,6 проценты ата-аналары белән бергә спиртлы эчемлекләр куллана. Шунысы кызык: гаиләнең матди хәле эчүче үсмерләр өлешенә берничек тә йогынты ясамый, ата-аналарның эчүе генә әһәмияткә ия. Сораштыруда гаиләләрнең яртысы – спиртлы эчемлекләр куллануын, чиреге еш эчүен таныган, сораштырылучыларның якынча биштән бер өлеше үсмерләр эчкечелегенә йомшак мөнәсәбәттә булуын белдергән.
Үсмерләр өчен алкоголь аеруча куркыныч. Беренчедән, ул аларның әле тулысынча формалашмаган баш миенә авыр тәэсир итә. Икенчедән, эчкечелекнең иртә башлануы иртә бәйлелеккә китерә. Өченчедән, алкоголь үсмерләрдә тотнаксызлык һәм антисоциаль тәртип тудыра, бу аларның хәвеф төркеменә эләгү куркынычын кискен арттыра.
Ата-аналар алкогольне белеп, аз-азлап куллану үрнәген күрсәтергә тиеш. Ә инде табында бергәләшеп утыруга берничек тә юл куярга ярамый; рөхсәт чикләре төгәл билгеләнгән булырга тиеш.
Фильм күрсәтелер алдыннан экранда, гадәттә, тәмәке тартуның зыяны турында язу барлыкка килә. Алкоголь турында мин андый кисәтүләр күрмәдем. Кинофильмнарда, башка тапшыруларда тәмәке тарткан кеше булса, тәмәке сурәтен яшерәләр, буяп куялар. Ә аракы, шәраб тулы стаканнар турында уйлаган кеше дә юк! Аларның кайсысы ныграк хәвефле соң?
Шул ук вакытта...
Дәүләт думасы депутатлары алкоголь шешәләрендәге этикеткаларны спиртлы эчемлекләрне чиктән тыш куллану нәтиҗәләре турындагы куркыныч сурәтләр белән тулыландырырга тәкъдим итте.
Үзгәрешләрне “Этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерүне һәм аның әйләнешен дәүләт көйләве һәм алкогольле продукцияне куллануны (эчүне) чикләү турында” Федераль законның 11 мәддәсенә кертергә телиләр.
Башлангыч авторлары фикеренчә, ул гражданнарның сәламәтлеген сакларга ярдәм итәчәк.
“Әйтик, яман шеш зыянлаган органнарның сурәте эчкечеләрнең игътибарын җәлеп итмәячәк. Аның каравы, йөкле хатыннар, үсмерләр һәм вакыт-вакыт эчеп алучылар өчен бу шок терапиясе булырга мөмкин. Нәкъ менә икеләнүчеләргә бу спиртлы эчемлекләрдән баш тартырга, яки аның күләмен киметергә ярдәм итә ала”, – ди Дәүләт думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре буенча комитет җитәкче Ярослав Нилов.
Куркытучы сурәтләр эчүнең зыяны турында кисәтүче язудан яхшырак кабул ителә, дип саный закон проектының икенче авторы Дмитрий Свищев.
Фәридә ӘХМӘТОВА,
укытучы.