Бүген телебашняда Ураза бәйрәме уңаеннан архитектур-сәнгати яктырту булачак.
Уфадагы телебашняның яктылык панносын йолдызлы күк фонында ярымай сурәтләре, Шәрык бизәкләренең ансамбле бизәячәк һәм "Ураза бәйрәме белән!" дип язылачак. Яктыртуның бәйрәм сценарие урындагы вакыт белән 20.00 сәгатьтән 22.00 сәгатькә кадәр эшләячәк.
Фото: ВК