Сибай шәһәр суды 23 яшьлек хатын-кызга карата хөкем карары чыгарды. Башкортстан Прокуратурасы матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, ул наркотиклар сатарга маташуда гаепле дип табылган.
Быел гыйнварда кыз тыелган матдәләрне контактсыз ысул белән сатуга махсуслашкан җинаятьчел төркемгә кергән. Курьер ролен башкаручы кызга билгесез зат наркотикларның эре партиясенең кайда урнашуы турында әйткән, ә кыз аларны арытаба сату максаты белән барып алган.
Хокукка каршы бу эшчәнлеккә полиция хезмәткәрләре киртә куйган. Кыз үз гаебен таныган. Суд аны гомум режимлы холык төзәтү колониясенә алты елга хөкем иткән.
Чыганак: Горобзор