-1 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
20 март , 14:40

Радий Хәбиров "Лалә-Тюльпан" җәмигъ мәчетендә булды

Бүген Уфада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров "Лалә-Тюльпан" җәмигъ мәчетендә булды.

Радий Хәбиров "Лалә-Тюльпан" җәмигъ мәчетендә булды
Радий Хәбиров "Лалә-Тюльпан" җәмигъ мәчетендә булды

Республиканың барлык мәчетләрендәге кебек үк, биредә дә изге Рамазан ае тәмамлану һәм Ураза бәйрәме уңаеннан бәйрәм вәгазе үткәрелде, аны Русия мөселманнары Үзәк диния нәзарәте рәисе, Баш мөфти Тәлгать Таҗетдин укыды.

Республика җитәкчесе мөселманнарны бәйрәм белән котлады, гомум намазда катнашты, дин тотучылар белән аралашты һәм җыелучыларга мөрәҗәгать итте.

- Хөрмәтле дуслар! Барыбызны да чын күңелдән изге Рамазан ае тәмамлану, Ураза бәйрәме белән котлыйм!
Әлбәттә, бу ай бик дулкынландыргыч узды, чөнки без барыбыз да Америка Кушма Штатларының һәм Көнбатыш дәүләтләренең Иран Ислам Республикасына кораллы һөҗүме шаһитлары булдык. Русия һәрвакыт халыкара хокук нормаларын һәм принципларын тота һәм халыкара мөнәсәбәтләрдә кораллы көчләрне санкцияләнмәгән куллануга каршы чыга. Һәм безнең ил гомумкешелек һәм дини кыйммәтләрне һәрвакыт ихтирам итә.

Сез беләсез, безнең Президент Владимир Владимирович Путин бу елны "Русия халыклары бердәмлеге елы" дип иг. ълан итте. Бу - безнең өчен иң мөһим кыйммәт. Без барыбыз да монда гасырлар дәвамында тату һәм тыныч яшәргә күнеккән. Нәкъ менә шушы бер-беребезне аңлап һәм хөрмәт итеп яшәү сәләте безнең республикага гадәттән тыш катлаулы вакытта даими санкцияләргә каршы торырга һәм махсус хәрби операцияне үткәрүдә ярдәм итә. Нәкъ менә шушы кыйммәтләр сугышчыларыбызга үз бурычларын үтәргә мөмкинлек бирә.

СВОда катнашучыларга күрсәткән бәяләп бетергесез ярдәме өчен бөтен мөселман өммәтенә рәхмәт белдерәсем килә. Бу - барыннан да элек, гуманитар конвойлар. Ә Салават Юлаев исемендәге беренче батальон ДХРның Снежный шәһәрендә мәчет төзегән. Бүген, миңа хәбәр итүләренчә, анда да дини гыйбадәт уза. Шуңа күрә барыбыз бергә, иңгә-иң куеп, кулга-кул тотынышып яшибез.

Әлбәттә, бу көннәрдә без рухи лидерларыбызның абруе никадәр мөһим икәнен аңлыйбыз. Ярты гасырга якын, хөрмәтле Тәлгать хәзрәт, Сез мөселманнарның Үзәк диния нәзарәте җитәкчесе булып торасыз һәм безгә тынычлыкта, татулыкта, бер-беребезгә карата игелекле һәм ихтирамлы булып яшәргә бөтен көчегезне куясыз.

Бу көннәрдә барыгызга да иминлек, күңелләрегезгә тынычлык, мәрхәмәтлек һәм игелекле эшләр телим!
Бәйрәм белән! - диде ул.

Фото: Башинформ

Автор: Зөһрә Исламова
Читайте нас