-1 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
23 март , 13:35

"Ачык ишекләр көне" узачак

23-28 мартта Башкортстан Республикасы территориясендәге Күпфункцияле үзәк бүлекчәләрендә физик берәмлекләрнең үз керемнәрен декларацияләү кампаниясе кысаларында "Ачык ишекләр көне" акциясе узачак.

"Ачык ишекләр көне" узачак
"Ачык ишекләр көне" узачак
Чараны Русия Федераль салым хезмәтенең Башкортстан буенча идарәсе оештыра. Салым органнары хезмәткәрләре килүчеләргә түбәндәгеләрне сөйләячәкләр:

  НДФЛны исәпләү һәм түләү тәртибе турында;

  физик берәмлекләр керемнәренә салым буенча 3-НДФЛ формасы буенча декларация тапшыру бурычының булу (булмавы) турында;

  НДФЛ буенча салым вычетын алу тәртибе турында, шул исәптән гадиләштерелгән тәртиптә;

* 3-НДФЛ формасы буенча декларацияне электрон рәвештә җибәрү мөмкинлеге турында.

Чара барышында салым органнары белгечләре Русия Федераль салым хезмәтенең "Физик берәмлекләр өчен шәхси кабинет" интернет-сервисы ярдәмендә 3-НДФЛ формасы буенча декларация тутырырга һәм җибәрергә ярдәм итәчәк. Үзең белән шәхесне раслаучы документ булырга тиеш.

 

Автор: Резеда Галикәева
Читайте нас